21 сентябрь 2012 яңалыклары
-
Хезмәт кешене бар иткән
Төзүче һөнәре турында төрле фикерләр яши: кайсылары аның бик авыр хезмәт булуын, яңгыр-буранда, ачы җилләрдә ачык һавада эшләргә, авыр йөкләр күтәрергә туры килгәнен расласа, кемнәрдер исә хезмәтенең җиңел һәм күңелле булуын тасвирлый. Шулай да нинди соң ул төзүче һөнәре? 40 елга якын гомерен ташчы һөнәренә багышлаган Мәүлидә Вәлиева бик күп...
-
Гасырлар төпкелендә
Дәвамы. 19 гасырның соңгы дистәсе игенчелекне әледән-әле авыр сынаулар алдына куя. 1891-1892 елларда корылык аркасында игеннәр уңмый, халык һәм мал-туар ачлыктан интегә. Ул еллардагы ачлык турында хәзерге тарихи әдәбиятта ни өчендер аз язалар. Аның масштабын һәм фаҗигасен күз алдына китерү өчен, шул чорда яшәгән һәм иҗат иткән язучыларның әсәрләренә мөрәҗәгать...
-
Урамыбыз аның исемен йөртә
ГАЛИЕВ Г.З. Гариф Закир улы Галиев 1903 елда Азнакай районының Урманай авылында (ул чорда Самара губерниясенең Бөгелмә өязе, Чәкән волосте) вак сәүдәгәр гаиләсендә туа. Аңа җиде яшь тулганда әтисе үлә, малайны исә шул көздә унике чакрымдагы Бәйрәкәгә укырга илтәләр. Бу бәхет эше, чөнки Бәйрәкә мәдрәсәсендә традицион дини сабак кына түгел,...
-
Ветеринарлар чаң кага
Түләмә - терлекләрнең кискен йогышлы авыруы, ул кешеләрне дә зарарлый. Авыру чыганагы җирдә гасырлар дәвамында сакланырга мөмкин. Ул кешегә туфрак, су, авыру терлекләр (эре мөгезле терлек, ат, сарык, поши һ.б.) аша эләгергә мөмкин. Микроблар тотрыклы булу сәбәпле, зарарланган көтүлекләр еллар буена авыру чыганагы булып тора. Кеше авыруны зарарланган терлекне караганда,...
-
Торак-2012
Бу көннәрдә торак секторларында "Торак - 2012" янгын-профилактика операцияләре бара. Торак фондына барлыгы 500 йорт керә. Һәрберсе мич белән ягыла. Кышын исә җылыткычтан да файдаланалар. Һәм ул еш кына кулдан ясалган була. Янгын сүндерүчеләр нәкъ менә шуңа игътибарны да көчәйттеләр. Чөнки янгыннарның 70 проценттан күбесе электр үткәргечләрдән дөрес файдаланмау сәбәпле...
-
Чәй эчәбез бал белән...
Гүзәл табигать кочагында район умартачыларының җыелып, бер киңәшләшеп алуы матур традициягә әйләнде. Узган атнада алар "Азнакай" агрофирмасының "1 Май" бүлекчәсе Рамил Шәфыйгуллин умарталыгында очраштылар. Семинар эшендә район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиулин һәм районның әлеге өлкә белгечләре катнашты. Умартачылык буенча район инспекторы Әдип Һадиев тармакка кыскача анализ ясады. Умартачылык буенча...
-
Урамда - хуҗасыз этләр...
Шушы көннәрдә редакциягә түбәндәге эчтәлекле хат килде: "Яңа юл бистәсендә урам этләре кешеләргә, шул исәптән мәктәп балаларына ябырыла. Урамда тынычлап йөрү мөмкин түгел. Бу мәсьәләне ничек хәл итәргә?" . Әлеге сорауга «МППБиО» ААҖ генераль директоры Валерий Тимиряев: «Азнакай шәһәре, Мәнәвез һәм Яңа Юл бистәләрендә урам этләрен тоту предприятие тарафыннан 7-74-23...
-
Татарстан – икенче йорт?
Россия чит илләрдән вакытлыча эшкә килүчеләр саны буенча дөньяда АКШтан кала икенче урынны били. Гастарбайтерлар бүгенге көндә илебезнең теләсә кайсы төбәгендә бар. Авылдамы, шәһәрдәме, Мәскәүдәме, Азнакайдамы дигәндәй... Аларның максаты бер - гаиләсенә күпме булса да акча эшләү. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россия гражданлыгын алып, шәхси эш ачучыларның саны да...
-
Тикшерү бара
2012 елның 14 сентябрендә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе Азнакай районара тикшерү бүлегенә эчке эшләр бүлегенең оператив дежурныеннан Азнакай шәһәренең Ленин урамындагы 22 нче йорт янында билгесез ир-атның, бензин сибеп, үзен-үзе яндыруы турында хәбәр алынды. Әлеге хәлне күреп, узып баручылар утны сүндерәләр һәм ашыгыч ярдәм машинасы чакырталар. Ир...
-
Банки Сукаеш авылында модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды.
20 сентябрьдә, Банки Сукаеш авылында модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды. Ул "2012-2016 елларга Татарстан Республикасында халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү" республика максатчан программасы нигезендә төзелде һәм районыбызда шундый икенче ФАП. Әлеге тантанадан тулырак язманы газетабызның киләсе саныннан укый аласыз.