Азнакай имамнары осталык дәресләрендә катнашты
ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов боерыгы һәм Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килешүе буенча Казан Дәүләт мәдәният институты мөгаллимнәре тарафыннан ТР мөселманнарының Диния нәзарәте өчен чыгыш ясау осталыгы дәресләре уткәрелде.