Азнакайлылар шагыйрь Нур Әхмәдиевне соңгы юлга озатты
Бүген азнакайлылар Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, М.Хәсәнов, Р.Төхвәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге һәм “Татнефть” АҖнең “Рухият” фонды премияләре лауреаты, шагыйрь Нур Гариф улы Әхмәдиевне соңгы юлга озатты.