Азнакайда дүртенче сабыйлары туган Гәрәевларны котладылар
Районыбызда дүртенче, бишенче... шулай сабыйлары тагын да арта барган гаиләләрне тудыру бүлегендә тантаналы тәбрикләү матур гадәткә әверелде. 15 февраль көнне Гәрәевлар гаиләсе район башлыгы Марсель Шәйдуллин тарафыннан шундый котлау кабул итте.