Сер сандыгын ачтык әле
“Маяк” газетасы редакциясенең хатын-кызлар советы бар. Шулай булмыйча ни – бездә бит 16 хезмәткәрнең 15 е – хатын-кызлар. Шулай беркөннәрдә, советыбызның утырышында утырмага җыелып алу турында киңәштек тә, бераз бушрак булган җомга көнне чәй өстәле артына җыелдык. Әй китте шунда сер сандыкларыбыз ачылып! Ничә еллар бергә эшләп, бер-берләребезне һич тә белмибез икән ләбаса!