Яучы әби, димлә әле берәр уңган егеткә!
Үз балаң нинди генә булса да, һәрберебез уңган-булган кияү яки килен өмет итә. Элек җиде буын бабасын белеп димләгәннәр. Димче карчыкларга совет заманында караш бик тискәре булса да, хәзер зур шәһәрләрдә бу янә тормышка кереп бара. Шул ук “Әйдә, өйләнешәбез!” телетапшыруындагы Роза Сабитованы гына алсак та, булачак парларның матди ягын да, әхлакый ягын да, холкын да җентекләп тикшерә ул...