Азнакаево
  • Рус Тат
  • Бәхет кайда яши?

    Күпме генә тырышсалар да, баланың гомерен саклап кала алмады табиблар. Гүзәлнең шушы газаптан куе кара чәчләре ак бәс белән капланды. Баласына игътибар, наз җитмәү аркасында килеп чыккан шушы хәлгә үзенең гаепле булуын соңлап аңлады шул!..

    – Әнием, нәрсә ул бәхет? Бәхетнең дә әтисе, әнисе бармы? Ул кайда яши?

    Кечкенә кызчыгының түгәрәк кара күзләрен мөлдерәтеп биргән әлеге сорауларыннан Гүзәл бер мәлгә сүзсез калды. Чатнап авырткан башын ыңгыраша-ыңгыраша мендәрдән күтәрде дә, кипшенгән иреннәрен көчкә кыймылдатып :

    – Бәхет ул, кызым, – син һәм мин. Без бергә булсак, шул иң олы бәхет инде, – диде.

    – Ә бәхет олымы, кечеме? Ә нигә ул күзгә күренми?

    Кызчык әнисен тагын сорауларга күмде. Бу юлы инде әни кешенең ачуы кабарды:

    – Юк белән башны катырма әле, бар, әнә, урамда комлыкта уйна, – дип кызыннан тизрәк котылырга уйлады.

    Биш яшьлек кызчык теләр-теләмәс кенә ишеккә атлады.

    Гүзәл махмырдан авырткан башын мендәргә төртте дә, йоклап китте. Кичә туган көнен ныграк бәйрәм итеп ташлаганнар шул.

    Алмаз белән аерылышкач, йөрәк ярсуын басарга теләп шешәгә үрелде ул. Үзе кебек дуслары да тиз табылды. Ирсез калган япь-яшь хатыннар кайгыларын шулай онытырга гадәтләнделәр. Әкрен-әкрен хәмер сазлыгына бата баруын Гүзәл сизми дә калды. Айныган чакларында кызчыгын кызганып, үз-үзенә ничә кат хәмергә якын килмим дип ант биде, бар да юкка гына булды.

    Төшкә кадәр урын өстендә аунап ятканнан соң торып, өен рәткә китеререгә булды Гүзәл. Шулчак кызының һаман өйгә кермәве исенә төшеп, дерт итеп китте. Йөгереп урамга чыкты, ары карады, бире карады, ләкин бәгырь җимеше беркайда да күренмәде.

    Кичке энгер-меңгергә кадәр Гүзәл һәр агач-куак астын, якын-тирә йортларның ишек алларын әйләнеп чыкты. Аңа күрше-тирәләр дә кушылды. Иртәгәсен елый-елый шешенеп беткән Гүзәл полициягә хәбәр салды. Эзтабар эт Рекс ярдәмендә сабыйны урам чатында ачык калган юынтык су чокырыннан таптылар. Исән булса да, кызчык берни аңлар һәм аңлатыр хәлдә түгел иде. Аның аяк-куллары сыдырылган, үзе бик нык туңган иде. Гүзәл ачыргаланып сабыен куенына алып җылытырга теләде, сабый гына әнисенең җылы кочагын тоймады.

    Күпме генә тырышсалар да, баланың гомерен саклап кала алмады табиблар. Гүзәлнең шушы газаптан куе кара чәчләре ак бәс белән капланды. Баласына игътибар, наз җитмәү аркасында килеп чыккан шушы хәлгә үзенең гаепле булуын соңлап аңлады шул!

    Сабыйны җирләгәндә яңгыр сибәләп үтте. Әйтерсең лә, ана кеше мәнсезлеген битәрләп, табигать елый иде. Ә аннары: “Минем җаным биектә-биектә, бәхет менә кайда яши икән!” - дигән төсле, бер гөнаһсыз сабый елмаюын хәтерләтеп ялтырап кояш чыкты.

    Гөлчәчәк Садретдинова

     

    Фото pixabay.com

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: