Азнакаево
  • Рус Тат
  • 28 ноябрь 2017 яңалыклары

    • 28 ноябрь 2017 - 23:52
      Яшь журналистлар мәктәбенә йөрүчеләрнең чираттагы дәресе узды
      Азнакай районының "Маяк" газетасы каршында эшләп килүче Яшь журналистлар мәктәбенә йөрүчеләрнең чираттагы дәресе узды.
    • 28 ноябрь 2017 - 11:51
      Азнакайда белгечләр социаль имин булмаган гаиләләр белән эшләү тәҗрибәләрен уртаклаштылар
      Бүген Азнакайда10 районның гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәләре белгечләре эш тәҗрибәләре белән уртаклашырга җыелды. Супервизия (белгечләрнең теоретик һәм практик квалификациясен күтәрү) шәһәребезнең Мәдәни үзәгендә узды. Анда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев сәламләде. Ул социаль имин булмаган гаиләләр белән районда башкарыла торган эшләрне...
    • 28 ноябрь 2017 - 11:36
      Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе азнакайлыларны кабул итте
      «Бердәм Россия» партиясе үзенең оешуына 16 ел тулу уңаеннан депутатлар һәм район, предприятие-оешмалар җитәкчеләре тарафыннан халыкны кабул итүләр үткәрә. Азнакай җирле бүлекчәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Марат Солтанов та азнакайлыларның гозер-үтенечләрен тыңлады. Нигездә халык төзекләндерү, машиналарны парковкалау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте.
    • 28 ноябрь 2017 - 11:10
      Азнакайның яшь һөнәрманнары төбәк чемпионатында катнаша
      Казанда бара торган "Яшь һөнәрманнар" төбәк чемпионатында WorldSkills Junior юнәлешендә Азнакайның 4 нче лицей укучылары Альбина Әхмәтова һәм Раил Садриев та прототиплаштыру компетенциясе буенча катнаша. Җитәкчеләре, лицей директорының инновацияләр буенча урынбасары Рөстәм Сәитов әлеге ярышларда баш эксперт та булып тора. Төбәк чемпионатында җиңүчеләр 2018 елда Көньяк Сахалинда узачак милли чемпионатта...
    • 28 ноябрь 2017 - 08:00
      МТС Татарстан районнарын 4G челтәренә тотты
      МТС операторы Татарстанда 4G челтәрен төзүдә рекордлы тизлекне җыйды. 2017 елның июненнән МТС республиканың 16 шәһәрендә, 35 бистәсендә һәм авылларда 4G стандартлы 160тан артык база станцияләре төзелешен башлады. Шул исәптән 4G-интернет Азнакай районында яшәүчеләргә дә якынайды. Компаниядә хәбәр итүләренчә, яңа 4G база станцияләре Тукай, Лаеш, Яшел Үзән, Әлмәт, Биектау, Түбән...
    • 28 ноябрь 2017 - 07:54
      Бүген Азнакай мәшгульлек үзәге директоры Лилия Гафиева халыкны кабул итте
      (Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Үзенең 16 еллык туган көне уңаеннан "Бердәм Россия" партиясе халык белән очрашулар үткәрә. Партиянең Азнакай җирле бүлендә бүген шәһәр мәшгульлек үзәге директоры Лилия Гафиева халыкны кабул итте. Тулырак мәгълүматны "Маяк" газетасының чәршәмбе санында укыгыз. Лиза Нурлыева
    • 28 ноябрь 2017 - 05:37
      Азнакай шәһәренең яшь армиячеләре илне сакларга әзер
      Казанда узган Татарстан Республикасының "Яшь армия" Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәте слетында җирле штаб начальнигы Ринат Җиһаншин һәм мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре буенча методисты Светлана Җамалиева җитәкчелегендә 9 нчы мәктәп яшь армиячеләре дә катнашты. Укучылар танк училищесына, "Казан ярминкәсе"ндә "Россия - минем тарихым" дигән күргәзмәгә сәяхәт кылдылар, хәрби кинофильмнар һәм патриотик...
    Реклама