18 май 2017 яңалыклары
-
19 май – Матбугат көне. БӘЙРӘМ БЕЛӘН!
Хөрмәтле каләм ияләре - журналистлар, матбугат ветераннары, бу күркәм һөнәрне әле генә үзләштерә башлаган яшь каләм әһелләре! Барыгызны да Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас котлыйм! Сез үтә дә җаваплы эш башкарасыз. Халыкны мәгълүматлы итү, аның рухи байлыгын арттыру, һәр яңалыкның асылына төшенергә ярдәм итү өчен иң кадерле хәзинә -...
-
Гаилә көне уңаеннан районыбызда бик күп чаралар уза. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Бу атнада Яшьләр үзәге "Ползункилар бәйгесе" үткәрде. Анда әле генә үрмәли башлаган 8 сабый һәм аларның иҗтимагый тормышта актив әти-әниләре катнашты. Нәниләр тамашачыларга искиткеч матур мизгелләр бүләк итте.
-
Район җитәкчеләре “Азнакай” агрофирмасы игенчеләре янында. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
-
Кәкре Елга авылында әдәби очрашу узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Кәкре Елга авыл китапханәсендә мәктәп укучылары, авылның ихтирамга лаек өлкәннәре катнашында Гөлсирин Гобәйдуллина һәм Нәфис Гәрәйшин иҗатына багышланган әдәби кичә узды.
-
Азнакайда фольклор бәйрәме узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Бүген Мәдәни үзәктә фольклор бәйрәме узды. Әле бер ел элек кенә биредә оешкан "Ихлас" ансамбле кунакка "Җанашым", "Хәтирә", "Ләззәт", "Сударушка" халык ансамбьләрен җыйды. Бәйрәм "Орчык" йоласы белән башланып китте һәм милли уеннарыбыз, җыр-бию белән үрелеп барды.
-
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин хезмәт алдынгыларын бүләкләде. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр. "Марс" хуҗалыгы игенчеләре янында.
-
Азнакайда республика ревматологларының семинар-киңәшмәсе узды. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
-
Актүбә чистарына. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Яз - территорияләрне санитар чистарту чоры. Актүбә бистәсе яшьләре "За рулем" гаражлар җәмгыятендә өмә уздырды.
-
Актүбә бистәсендә юллар сала башладылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Актүбә бистәсендә юл салу эшләре башланды. Солнечная, Нагорная, Строительная урамыннан Пушкин урамына борылышка вак таш түшәлде, Ленина, Губкина урамнарындагы тротуарлар, Губкин ур., 30 нчы йорт яны территориясе асфальтланды.