Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

19 май – Матбугат көне. БӘЙРӘМ БЕЛӘН!

Хөрмәтле каләм ияләре - журналистлар, матбугат ветераннары, бу күркәм һөнәрне әле генә үзләштерә башлаган яшь каләм әһелләре! Барыгызны да Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас котлыйм! Сез үтә дә җаваплы эш башкарасыз. Халыкны мәгълүматлы итү, аның рухи байлыгын арттыру, һәр яңалыкның асылына төшенергә ярдәм итү өчен иң кадерле хәзинә -...

Хөрмәтле каләм ияләре - журналистлар, матбугат ветераннары, бу күркәм һөнәрне әле генә үзләштерә башлаган яшь каләм әһелләре!

Барыгызны да Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас котлыйм! Сез үтә дә җаваплы эш башкарасыз. Халыкны мәгълүматлы итү, аның рухи байлыгын арттыру, һәр яңалыкның асылына төшенергә ярдәм итү өчен иң кадерле хәзинә - сүз байлыгын кулланып, укучыларыгызның күңеленә үтеп керәсез.

Журналист сүзенең халыкның акылына һәм йөрәгенә йогынты ясау көче зур. Ләкин ул сүзнең һәр яктан үлчәнгән, дөрес булуы зарур, шуңа күрә сездән һөнәри осталык, гыйлемле булу, тормышны белү таләп ителә.

Бүгенге заман кешесенең тормышы интернет, электрон мәгълүмат чараларына нык бәйле булуга карамастан, яшәешне басма газета-журналлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел.

Матбугат сүзенә сак карашыгыз, укучыларыгызга карата хөрмәтегез сезнең һөнәри осталыгыгыз турында сөйли. Каләм көчегез киләчәктә дә кимемәс, журналистика үсешенә, район халкының милли матбугатын һәм мәдәниятен, социаль-икътисади тормышын үстерүгә үз өлешен кертер дип ышанам.

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлап, барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр, тыныч тормыш телим. Иҗатыгыз гөрләп барсын, уй-теләкләрегез тормышка ашсын!

Марсель ШӘЙДУЛЛИН, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев