2 май 2017 яңалыклары
-
Җылы яшенле яңгырлардан соң, Татарстанда температура ике тапкырга түбәнәячәк
Республикада 4 май көнне көндезге сәгатьләрдә һава торышы үзгәрәчәк: башта - 14 градуска, аннан 7 градуска кадәр суытачак. Бүгенге көннең киченнән Татарстан территориясе тотрыксыз метеорологик күренешләр йогытысы астында булачак. Урыны белән яшен, тизлеге секундына 18 метрга җитә торган кискен җил булыр дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасы...
-
Азнакайда юл куркынычсызлыгы буенча зона семинары узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Азнакай шәһәренең 10 нчы "Алтынчәч" балалар бакчасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлда имин йөрү кагыйдәләренә өйрәтү һәм балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү" дигән зона семинары узды. Кунакларга "Имин юл" дигән мастер-класс күрсәтелде.
-
Азнакайлыларны Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев кабул итте
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсендә азнакайлыларны Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев кабул итте. Мөрәҗәгатьләрдә нигездә юллар төзелеше, фатир, социаль ярдәм, зиратларны төзекләндерү һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.
-
Азнакай педагоглары балалар бакчасы һәм мәктәп арасындагы дәвамчылык тәҗрибәсе белән уртаклаштылар
Азнакай районында балалар бакчасы һәм мәктәп арасындагы дәвамчылыкка зур игътибар бирелә. 19 нчы «Тамчыкай» балалар бакчасы һәм 1 нче урта мәктәптә узган республика семинарында педагоглар башка районнар белән бу юнәлештәге эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
-
Азнакайның сугыш һәм тыл ветераннарын район башлыгы Марсель Шәйдуллин туган көннәре һәм истәлекле даталары уңаеннан тәбрикләп,күчтәнәчләрен тапшырды, изге теләкләрен ирештерде. ФОТОРЕПОРТАЖ.
-
Азнакайда экологик өмәләр дәвам итә. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Яз - ул кыш дәвамында җыелган чүп-чардан чистарыну, территорияләрне төзекләндерү чоры. Шәһәребездә эклогик өмәләр дәвам итә.
-
Азнакайда балалар бакчалары мөдирләре нигә алышынган? ФОТОРЕПОРТАЖ.
Балалар бакчаларының уңышлы эшчәнлеге нигезен үз хезмәтләренең осталары булган һөнәрманнар тәшкил итә. Мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын тагын да яхштыру максатларында Азнакайда "Дублер көннәре" үткәрү традициягә әверелде. Әлеге чара барышында бакча мөдирләре бер-берсен алыштырып, коллективның көчле һәм йомшак якларын ачыклыйлар, эш тәҗрибәсе туплыйлар.
-
Азнакай игенчеләре язгы кыр эшләрендә сынатмый
Районда язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара. 2 нче май мәгълүматларына караганда 5500 гектарда ( соңгы ике көндә 2850 гектар) язгы чәчү эшләре башкарылган. 3000 гектарда арпа чәчелгән. Шул ук вакытта азанкайлылар уҗым культураларын (92%) һәм күпьеллыкларны (88%) тукландыруда, тырмалауда республикада алдынгылар рәтендә баралар. Азнакайлылар булган бар мөмкинлекләре дә барлап,...
-
Азнакай гимназиясе “Дус сыйныф серләре” республика конкурсында беренчелекне яулады. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Гимназиянең 8 А сыйныфы командасы ата-аналар комитетларының "Дус сыйныф серләре" республика конкурсында беренчелекне яулады. Әлеге бәйге ата-аналарның иҗтимагый берләшмәләрен мәктәпнең тәрбия эшенә тартуга, балалар тәрбияләүдә традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлдерелгән.
-
Актүбәдә татар поэзиясе кичәсе узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында урнашкан бистә китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган әдәби кичә узды. Мәдәният хезмәткәрләре балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белн таныштырдылар. Китапханәчеләрнең китап күргәзмәсе һәм видеофильмнарын да балалар яратып карадылар, Нина Хвалеева әзерләгән викторинада актив катнаштылар. Яшьләр лидеры Анастасия Прохорова "Тимербай" дигән кызыклы физкультминут...
-
Азнакай районы терлекчелек белгечләре Баулы районы «Миннуллин” КФХда семинарда булдылар. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Зона семинарында төп доклад белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. Семинарда 1нче кварталда төбәктә терлекчелек эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм киләчәккә бурычлар билгеләнде. Семинарның практик өлешендә терлекчелек белгечләре «Миннуллин" КФХда хуҗалыктагы алдынгы эш алымнары буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Бу хакта тулырак язманы "Маяк" газетасыннан...