Бүгенге көннең киченнән Татарстан территориясе тотрыксыз метеорологик күренешләр йогытысы астында булачак. Урыны белән яшен, тизлеге секундына 18 метрга җитә торган кискен җил булыр дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, көндез Россия Эчке эшләр министрлыгының Баш идарәсе Татарстан территориясендә 2 май көнне 17 сәгатьтән - 3 май көнне 22 сәгатькә кадәр республика буенча урыны белән тизлеге 15-18 метрга җитә торган көчле җил һәм яшен булачагын кисәтте.
«Бу кичтә яшен булу ихтималы әле дә бар. Хәзерге вакытта сүз 3 майда булачак тотрыксыз һава торышы турында бара. Иртәгә көндез әле җылы булачак. Ягъни көндез температура артык төшмәячәк - көн кисәк кенә суытмаячак. Ләкин иртәгәге көн - күрсәткеч түгел, яңгыр явачак, бераз суытачак, әмма пәнҗешәмбе һәм җомга шикелле үк салкын булмаячак», - дип аңлатты ул.
«Ә менә пәнҗешәмбе шактый суытачак, 4 майда көндез 9-14 градус җылы булыр дип көтелә. 5 майда көндез 7-12 градус, ә төнлә температура 0 градуска кадәр төшәчәк», - дип кисәтте Феликс Гоголь.
Ул шулай ук республика территориясендә яшен булу ихтималы сакланачагын җиткерде, тик ул билгеле бер урыннарда гына булыр дип көтелә.
«Бүген республика буенча урыны белән - төнлә һәм иртәгә яшен булырга мөмкин. Әлегә яшен Казан яныннан узды, әмма аның бүген, иртәгә һәм аннан соңгы көндә булуы ихтимал», - диде Ф. Гоголь.
Синоптиклар фаразлавынча, 4 һәм 5 майда Татарстанда һава температурасы шактый түбәнәячәк. 3 май төненнән 4 майга 3-8 градус җылылык, көндез 9-14 градус булыр дип көтелә. 5 майда төнлә - 2 градустан 3 градуска кадәр җылы һәм көндез 7-12 градус җылы булачак.
Беренчел мәгълүматлар буенча, 6-8 май көннәрендә Татарстанда салкын һава торышы сакланачак.
Сүз уңаеннан, 1 һәм 2 майда Казанда һава температурасы рекордка якынлашкан иде. 2 май көнне татарстан буенча иң югары температура 27,4 градус булган. Бүген метеорологлар Татарстан башкаласында 26,5 градус җылылык булуын белдерде. Кичә, 1 май көнне, температура рекордына 0,5 градус җитмәгән.
Нет комментариев