Азнакаево
  • Рус Тат
  • 28 гыйнвар 2017 яңалыклары

    • 28 гыйнвар 2017 - 22:01
      Табигатькә зыян салучыларга тап булган азнакайлылар акча эшли ала
      Узган ел табигатьне саклау турындагы законны бозучыларга карата көрәшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан республика территориясендә табигатьне саклау турындагы законны бозу очраклары турында мәгълүмат биргән кешеләрне матди яктан кызыксындыру мөмкинлеге булдырылган иде. Агымдагы елда да аның күләме 1,5 мең сум тәшкил итәчәк. Акчага ия булу өчен, чүп-чар ташлап китүче кешеләрне яки транспортны...
      299
      0
      0
    • 28 гыйнвар 2017 - 08:46
      Азнакайдан полиция майоры Артур Хафизовның хезмәтен республика җитәкчелеге югары бәяләде
      Төньяк Кавказда җәмәгать тәртибен саклауда күрсәткән батырлыклары өчен ТР Эчке эшләр министры Артем Хохорин якташыбыз - полиция майоры Артур Хафизовны "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләде. Котлыйбыз!
      344
      0
      0
    • 28 гыйнвар 2017 - 07:35
      “Маяк” бәйгесенә йомгак ясалды
      "Маяк" газетасы редакциясендә матур да, тантаналы да вакыйга булды: Яңа ел алдыннан игълан ителгән "Әтәч яшеллек ярата" иң затлы бәйрәм салаты рецепты бәйгесенә йомгак ясадык. Газетаның баш мөхәррире - "Татмедиа" АҖ филиалы директоры Фәрхәт Шәйхулов конкурста иң күп тавыш җыеп призлы урыннар яулаган Надежда Авзаловага ( беренче урын), Илдар Миргасимовка...
      294
      0
      0
    • 28 гыйнвар 2017 - 07:31
      Азнакай укучылары югары уку йортларына йөз тота
      Дәүләт имтиханнарына санаулы айлар калып бара. Чыгырылыш сыйныф укучылары хәтта якшәмбе көннәрендә дә төрле фәннәр буенча әзерлек үтәләр. Югары уку йортлары укытучылары белән очрашулар исә аларга һөнәр сайларга булыша. Азнакай 5 нче урта мәктәбенең унберенче сыйныфлары Казан федераль университеты вәкилләре белән очрашудан бу яклап үзләре өчен шактый файдалы мәгълумат туплады.
      298
      0
      0
    • 28 гыйнвар 2017 - 07:28
      Азнакай мәктәпләрендә хәрби-патриотик айлык бара
      Районыбыз мәктәпләрендә хәрби-патриотик айлык бара. Аның кысаларында өлкән буын белән очрашулар, спорт һәм башка бик күп төрле чаралар үткәрелә. 6 нчы урта мәктәбенең 2 А сыныйфы укучылары исә "Минем илем" проекты эшләрен якладылар.
      337
      0
      0
    • 28 гыйнвар 2017 - 07:24
      Азнакайның яшь армиячеләре макулатура җыйды
      Азнакай 9 нчы урта мәктәбенең яшь армиячеләре макулатура җыеп тапшырдылар. Әлеге акция һәр айны үткәрелә. Ә макулатурадан кергән табыш мәктәптә төрле чаралар үткәрүгә һәм җиңүчеләрне бүләкләүгә тотыла.
      318
      0
      0
    • 28 гыйнвар 2017 - 07:19
      Азнакайда торакны бушлай хосусыйлаштыру тәмамлана
      Мәгълүм булганча, 2017 елның 1 мартында торакны бушлай хосусыйлаштыру тәмамлана. Вакыт бик аз калып бара, шуңа да бу эшне соңгы көнгә калдырган азнакайлыларга бүгеннән Гурьянов урамы, 18 нче йорт адресы буенча урнашкан Бердәм исәп-хисап үзәгенә (8 кабинет) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тулырак мәгълүматны 7-35-77 телефон номеры аша алырга мөмкин.
      270
      0
      0
    • 28 гыйнвар 2017 - 06:57
      Азнакайның иң яхшы укытучылары билгеләнде
      Инде хәбәр итүебезчә, Азнакайда "Ел укытучысы - 2017" республика бәйгесенең муниципаль туры узды. Куст этабында 40 педагог катнашты. Анда җиңү яулаган 12 укытучы 17 һәм 20 гыйнварда 7 нче урта мәктәп базасында үткән финалда үз фәннәре буенча ачык дәресләр, мастер-класслар бирделәр. Һәм менә әлеге бәйгедә район күләмендә җиңүчеләр билгеләнде. "Педагогик...
      274
      0
      0
    Реклама