Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Табигатькә зыян салучыларга тап булган азнакайлылар акча эшли ала

Узган ел табигатьне саклау турындагы законны бозучыларга карата көрәшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан республика территориясендә табигатьне саклау турындагы законны бозу очраклары турында мәгълүмат биргән кешеләрне матди яктан кызыксындыру мөмкинлеге булдырылган иде. Агымдагы елда да аның күләме 1,5 мең сум тәшкил итәчәк. Акчага ия булу өчен, чүп-чар ташлап китүче кешеләрне яки транспортны...

Узган ел табигатьне саклау турындагы законны бозучыларга карата көрәшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан республика территориясендә табигатьне саклау турындагы законны бозу очраклары турында мәгълүмат биргән кешеләрне матди яктан кызыксындыру мөмкинлеге булдырылган иде. Агымдагы елда да аның күләме 1,5 мең сум тәшкил итәчәк. Акчага ия булу өчен, чүп-чар ташлап китүче кешеләрне яки транспортны очратсагыз, карьерлардан законсыз файдаланучыларны белсәгез, гомуми кулланылышта булган су объектларына керүне тыю фактларына тап булсагыз, боларның барсын да фотога яки видеога төшереп, әлеге мәгълүматны ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына eco.signal@tatar.ru яки eco.tatarstan.ru/rus/priem.ru электрон адреслары буенча җибәрергә генә кирәк. Зыян салучылар хакында мәгълүматны министрлыкка шәхсән кертергә дә була.

- Фоторәсемнәрдә яки видеоязмаларда тәртип бозучыны фаш итәрлек билгеләр булырга (транспорт чараларының дәүләт теркәве номерлары, кешенең йөзе һ.б.), бу гамәлне кайсы көнне кылулары чагылдырылырга тиеш, - ди Ык буе территориаль идарәсе дәүләт инспекторы Ләйсән Сираева. - Акча исә тәртип бозу факты расланып, гаепле җавапка тартылгач министрлык кассасы аша, яисә картага күчерү юлы белән түләнә.

Әлеге чара турында тулырак ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы сайтына кереп, "Дәүләт экология күзәтчелеге" бүлегендә белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев