19 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Азнакайда ишегалдыннан машина урлаганнар
Узган атнада район һәм шәһәрдә дүрт җинаять кылынган. Машина куып алып китү факты да теркәлгән. Җомга көнне берәү Җиңү бистәсендәге шәхси йорт алдына куелган җиңел машинаны куып алып китә. Оператив-тикшерү чаралары вакытында әлеге транспорт Җиңү бистәсе - Урманай юл кырында табыла. Бераз вакыттан җинаять кылучы тоткарлана, ул элек тә хөкем...
-
Прокуратура хәбәр итә
Хәер акчасын урлаган Азнакай шәһәр прокуратурасы 29 яшьлек элек тә хөкем ителгән гр. Г.га карата дәүләт гаепләвен яклады. Ул законсыз рәвештә бинага кереп, урлашуда гаепләнә. Узган елның ноябрь аенда төнлә белән ул бер сәүдә йортының ишеген ватып кереп, коридорда торган хәер акчалары җыю өчен куелган әрҗәне урлый. Анда 5667 сум...
-
Азнакай район авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары дәвам итә.
Халык җыеннары Әгерҗе һәм Сукаеш авылларында оешкан төстә, җитәкчелек һәм халыкның үзара фикер алышу шартларында үтте. Җомга көнне шундый җыен Микулинода, ә шимбәдә Илбәк, Чалпы һәм Чубар Абдул авыл җирлекләрендә планлаштырылган.
-
Азнакайда эчәк авырулары кимегән
Роспотребнадзорның территориаль идарәсе мәгълүматларына караганда, узган ел азнакайлылар кискен эчәк авырулары белән аннан алдагы ел белән чагыштырганда 2,5 тапкырга сирәгрәк авырган, аның да күпчелеге билгеләнмәгән этиологияне тәшкил итә. Районыбызда мондый авыруларның билгеләнмәгән этиология өлеше 40 процентны били.
-
Бүген районның инвалидлар җәмгыятендә узган елгы эшчәнлек йомгакларына багышланган җыелыш үтте. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Бүген районның инвалидлар җәмгыятендә узган елгы эшчәнлек йомгакларына багышланган җыелыш үтте. Аны җәмгыять рәисе вазифаларын башкаручы Гөлнара Хәбибуллина алып барды. Физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз актив тормыш белән яши, алар районкүләм чараларда: иҗат бәйгеләрендә булсынмы, спорт ярышларында, өмәләрдә... - һәммәсендә катнашып киләләр, республикакүләм бәйгеләрдә призлы урыннар яулап кайталар.
-
Азнакай мәктәпләрендә олимпиадаларда җиңүчеләрне тәбриклиләр
Төрле фәннәр буенча олимпиадаларның муниципаль турлары тәмамланды. Мәктәп этабында 19 фән буенча 11756 укучы катнашты, 1194е призлы урыннар яулады. Муниципаль турда да укучылар 19 фән буенча белемнәрен сынадылар, катнашкан 919 укучының 235 е җиңүгә лаек булды. Төбәк турына районнан 34 укучы чакырылды. Быел шулай ук 3-4 нче сыйныф укучылары да...
-
Азнакайның яшь рәссамы мактауга лаек булды
Азнакай 9 нчы мәктәбенең 7 нче сыйныфында Азалия Кәримова республикада игълан ителгән "Табигый тыюлыклар дөньясы" рәсем конкурсында актив катнашуы өчен Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының диломына лаек булды. Азалия сәнгать мәктәбенә йөри һәм рәсемнәрне бик оста ясый. Бер генә бәйгедән дә читтә калмый. Киләчәк һөнәрен дә шушы юнәлештә күзаллый.
-
Азнакайда «Буыннар диалогы» акциясе бара
Азнакай 5 нче урта мәктәбенең 7 Б сыйныфы укучылары «Буыннар диалогы» акциясе кысаларында сыйныфташлары Радел Мәрданшинның бабасы - Ринат Касыйм улы белән очраштылар. Ул җиңел атлетика буенча СССРның спорт мастеры. Ринат Касыйм улы балаларга үзенең ирешкән уңышлары, сугыштан соңгы авыр балачагы турында сөйләде, спорт белән дус булырга чакырды.
-
Азнакайда мәктәпкәчә һәм башлангыч белем арасындагы бәйләнешкә аеруча игътибар бирелә . ФОТОРЕПОРТАЖ.
Азнакай 5 нче урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларның тәрбия эшләре буенча директор урынбасаралары, район һәм мәктәп методик берләшмәләре җитәкчеләренең инструктив-методик киңәшмәсе узды. Ул укытучыларны диагностик тестлаштыру нәтиҗәләре темасына багышланды. Мәгариф идарәсе методисты Ләйсән Ахунова мәктәпкәчә һәм башлангыч белем арасындагы бәйләнеш буенча эшлекле уен уздырды. Киңәшмәдә шулай ук шәхес компонентлары, баланың психик...
-
Азнакайлылар Хаҗга юллама ота ала
4 февраль көнне Азнакай район-шәһәр Мәдәният йортында Коръән уку буенча республика бәйгесе уздырылачак. Анда республиканың барлык-район шәһәрләреннән ир-атлар үз осталыкларын күрсәтәчәк. Яшь буенча чикләүләр юк. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның да катнашуы көтелә. - Бәйгенең максаты - Коръәнне дөрес итеп укуга, аны өйрәнүгә булган омтылышны тагын да көчәйтү, динебезгә...
-
Азнакай 5 нче урта мәктәбендә ике буын очрашты
Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк диләр. Ә бит уйлап карасаң, без үзебезнең әби-бабайларның бала, яшь чаклары турында бик аз беләбез. Азнакай 5 нче урта мәктәбендә узган «Буыннар диалогы» кичәсе 5 нче сыйныф укучыларына бу яклап бик күп кызыклы мәгълумат бирде. Өлкән яшьтәгеләр чәй табыны артында кунак булып, рәхәтләнеп аралаштылар. Алар балаларны...