Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Прокуратура хәбәр итә

Хәер акчасын урлаган Азнакай шәһәр прокуратурасы 29 яшьлек элек тә хөкем ителгән гр. Г.га карата дәүләт гаепләвен яклады. Ул законсыз рәвештә бинага кереп, урлашуда гаепләнә. Узган елның ноябрь аенда төнлә белән ул бер сәүдә йортының ишеген ватып кереп, коридорда торган хәер акчалары җыю өчен куелган әрҗәне урлый. Анда 5667 сум...

Хәер акчасын урлаган

Азнакай шәһәр прокуратурасы 29 яшьлек элек тә хөкем ителгән гр. Г.га карата дәүләт гаепләвен яклады. Ул законсыз рәвештә бинага кереп, урлашуда гаепләнә. Узган елның ноябрь аенда төнлә белән ул бер сәүдә йортының ишеген ватып кереп, коридорда торган хәер акчалары җыю өчен куелган әрҗәне урлый. Анда 5667 сум акча була. Суд утырышында гаепләнүче үз гаебен өлешчә таный, китерелгән зыянны тулысынча түли. Дәүләт гаепләүчесе фикерен һәм хөкем ителүченең элек тә җинаять җаваплылыгына тартылуын исәпкә алып, суд җинаятьчене 1 ел да 8 ай ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. Ул җәза срогын катгый режимдагы төзәтү колониясендә узарга тиеш. Карар закон көченә кермәгән әле.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев