17 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Азнакай автомобиль юллары идарәсендә – яңа җитәкче
Азнакай автомобиль юллары идарәсе начальнигы итеп Гыйнәтуллин Равил Гали улы билгеләнде. Ул 1957 елда туган, моңа кадәр "Татнефть-ӘлмәтРемСервис" җәмгыятендә гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары булып эшләгән.
-
Азнакай районы “Таллы Бүләк” хуҗалыгында терлекчелек буенча семинар узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Район, хуҗалыклар җитәкчелеге, әлеге тармак өчен җаваплы белгечләр катнашында терлекчелек буенча семинарлар дәвам итә. Шундый эшлекле семинар узган атнаның шимбәсендә "Таллы Бүләк" ҖЧҖ дә булды. Авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләре ниләр турында фикер алышуы хакында тулы материалны "Маяк" газетасыннан укыгыз.
-
Азнакайга салкыннар килә, әзер торыйк! ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Татарстан синоптиклары алдагы көннәрдә һава температурасының салкынайтуы хакында кисәтә. Көннең салкынлыгы 28 градуска кадәр төшәргә мөмкин.Бүген төнлә 25-28 градус салкынлык көтелә. Егетләр, кызларыгызны саклагыз, алар өшерлек булмасын, аларны мәхәббәтегез белән җылытыгыз, ә өйдәгеләр мичләргә ныграк утын өстәгез! Төнлә бик салкын булырга охшап тора. Икенче көнне кар явар, аны чистартыга туры...
-
Азнакайда иң яхшы укытучылар бәйгесе бара. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Азнакайда "Ел укытучысы - 2017" республика бәйгесенең муниципаль туры бара. 17 гыйнварда 7 нче урта мәктәп мәктәбе базасында зона этабында җиңгән 12 укытучы үз фәннәре буенча ачык дәресләр бирделәр. Бу җомгада конкурста катнашучы укытучылар мастер-класс күрсәтәчәк һәм шуннан соң җиңүчеләр билгеләнәчәк. Зона турында районыбыз данын 3 педагог яклаячак. Ул 6-7...
-
Азнакайлылар балыкчылар чемпионатында катнашты. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Шушы көннәрдә башкалабыз Казанда балык тоту буенча ТР беренчелеге үтте. Анда Азнакай балыкчылар клубыннан Әнис Низаметдинов, Ринат Хафизов, Айрат Лотфуллин һәм Ильянур Фатыйхов республиканың атаклы спортчылары белән көч сынашып, ун команда арасында бишенче нәтиҗә күрсәтте. Азнакайлылар шулай ук өченче спорт разряды нормативларын да үтәделәр. Чемпионаттан фоторепортаж белән aznakaevo-rt.ru сайтында танышырга...
-
Азнакайлылар, сиреналар бирелеп, полиция машиналары чапса, шөбһәгә калмагыз !
Әйе, күңелләргә шөбһә салып, сиреналар бирелсә, полиция, "Ашыгыч ярдәм" һәм башка махсус техникалар чапса, бер дә куркып һәм каушап калмаска кирәк. Бу бары тик районда гражданнар оборонасының эвакуацияләү мәсьәләләре буенча команда-штаб өйрәнүләре генә. Шул исәптән районда, гражданнар оборонасының халыкка хәбәр бирү системасы тикшерелергә, халыкны эвакуацияләү буенча да тренировкалар булырга мөмкин....
-
Фәридә Мөҗиповадан каймаклы пирог рецепты. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Камыр өчен бер стакан кайнарланган сөт, 1 чәй калагы коры чүпрә, бер чеметем тоз, ярты аш кашыгы шикәр комы, 1 йомырка, 100 грамм ак май яисә маргарин кирәк булачак. Камырны йомшак кына итеп басып, ярты сәгать чамасы җылы урында тотабыз да, 1 см калынлыкта җәябез. Табага салганда кырларын биек итеп...
-
Азнакайда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Ул хәзер үзәк базар территориясендә узачак
Узган 2016 елда 50 ләп авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып, анда 13 млн. сумлык продукция сатылган. Халык үз җирлегебездә җитештерелгән терлек, каз-үрдәк һәм тавык ите, ашлык, бал, балык ризыкларын аеруча яратып сатып ала. Шулай ук ярминкәләрдә сезонга карап яшелчә, җиләк-җимеш, җимеш агачлары һәм чәчәк үсентеләре дә күп була. Районыбызда авыл хуҗалыгы...
-
Азнакайның “Хәтирә” ветераннар ансамбле 30 ел сәхнәдә. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Азнакай ветераннарының "Хәтирә" ансамбле менә 30 ел инде сәхнәдә. Үзешчәннәребез райондашларның ялын күңелле үткәрү, милләтебезнең борынгы җыр-биюләрен саклау һәм яшәтүдә армый-талмый хезмәт куя. 20 гыйнварда ансамбль үзенең шушы истәлекле юбилеен азнакайлылар белән бергәләп билгеләп үтү өчен барлык райондашларны, тамашачыларны район-шәһәр Мәдәният үзәгенә дәшә. Әйдәгез, алар белән халык җырларын искә төшереп,...
-
Азнакайда яшь робототехниклар үсә. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Азнакай Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары Динарис һәм Денис Вәлиевләр җитәкчелегендә Артур Садыйков, Рамазан Cабирҗанов, Егор Елисеев, Радель Сәгъдиева, Илнур Мөстәкыймов, Динар Исмәгыйловтан торган командасы Junior Skills стандартлары буенча "Мобиль роботехника" компентециясе буенча Яр Чаллыда узган сайлап алу ярышларында катнаштылар. Яшь роботехниклар биредә үз көчләрен сынап, тәҗрибә туплап...
-
Азнакай районы Тымытык авылында төнлә янгын чыккан
Бүген төнлә (16 гыйнвар) Тымытык авылы шәхси хуҗалыгында ут чыгып, мунча янган. Утның ни сәбәпле чыгуы ачыклана. Азнакай янгын күзәтчелеге һәм профилактика бүлеге хезмәткәрләре кышкы салкын чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә, мичләрне артык кызу якмаска, кулдан ясалган җылыткычлардан файдаланмаска, балаларны үзләрен генә өйдә калдырмаска киңәш итә. Янгын булган очракта...