Реклама
Камыр өчен бер стакан кайнарланган сөт, 1 чәй калагы коры чүпрә, бер чеметем тоз, ярты аш кашыгы шикәр комы, 1 йомырка, 100 грамм ак май яисә маргарин кирәк булачак. Камырны йомшак кына итеп басып, ярты сәгать чамасы җылы урында тотабыз да, 1 см калынлыкта җәябез. Табага салганда кырларын биек итеп...
Камыр өчен бер стакан кайнарланган сөт, 1 чәй калагы коры чүпрә, бер чеметем тоз, ярты аш кашыгы шикәр комы, 1 йомырка, 100 грамм ак май яисә маргарин кирәк булачак. Камырны йомшак кына итеп басып, ярты сәгать чамасы җылы урында тотабыз да, 1 см калынлыкта җәябез. Табага салганда кырларын биек итеп калдыру кирәк, аны матурлап кисеп алабыз да, бөгәбез.
Эчлек өчен 500 грамм каймак, 4 йомырка, 4 аш калагы шикәр комы алабыз. Каймакка йомырка, шикәр комы кушып, шикәре эреп беткәнче туглагач, аны камыр өстенә ипләп кенә салырга кирәк.
Каймаклы пирогны уртача температурада духовкада якынча 25-30 минут пешерәбез. Эчлеге йомшак дип, духовкада озакка калдырмагыз, суынгач ул үз формасын ала. Чәйләрегез тәмле булсын!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз