Азнакаево
  • Рус Тат
  • 10 гыйнвар 2017 яңалыклары

    • 10 гыйнвар 2017 - 17:00
      Азнакай шәһәре “28 нче квартал” ТСЖ республикада да иң яхшысы
      Азнакай шәһәре "28 нче квартал" ТСЖ "2015 елда Татарстан Республикасында иң яхшы төзекләндерелгән торак пункт" республика бәйгесенең "Торак милекчеләренең иң яхшы ширкәте" номинациясендә җиңү яулады. Котлыйбыз!
      269
      0
      0
    • 10 гыйнвар 2017 - 16:00
      Азнакайда гражданлык оборонасы буенча штаб өйрәнүләргә әзерлек бара
      Бу көннәрдә Азнакай районы биләмәсендә гражданлык оборонасы буенча штаб өйрәнүләренә әзерлек эшләре бара. Әлеге максаттан Татарстан Республикасы гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан бүлек начальнигы урынбасары Наил Гәрәев килде һәм җаваплы җитәкчеләр катнашында киңәшмә, укулар уздырды. Өйрәнүләрнең төп максаты: гадәттән тыш хәлләр булган очракта ГО хезмәте һәм эвакуация органнарының...
      274
      0
      0
    • 10 гыйнвар 2017 - 15:00
      Азнакайлыларны тикшерү комитеты вәкиле кабул итәчәк
      13 гыйнвар көнне 13.00 сәгатьтә Әлмәттә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Мәсәллимов халыкны кабул итү үткәрә. Анда азнакайлылар да катнаша ала. Кабул итү Әлмәт шәһәре буенча тикшерү бүлеге бинасында (8 Март урамы, 21 а йорт) үтәчәк. Тулырак мәгълүматларны 7-32-07, 7-32-05 телефоннары аша белешергә була.
      277
      0
      0
    • 10 гыйнвар 2017 - 14:00
      Азнакай шәһәре халкы игътибарына!
      11 гыйнварда иртәнге 7 сәгатьтән шәһәр урамнарын кардан чистартырга техника чыгачак. Машина хуҗаларыннан автомобильләрен ишек алларында, юл кырларында калдырмаулары һәм кварталлар, йорт яны территорияләренә керү юлларын азат итүләре сорала. Бу көнне эвакуатор да эшләячәк.
      290
      0
      0
    • 10 гыйнвар 2017 - 13:00
      Игътибар! Азнакайда кеше югалган
      Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге тумышы белән Сарман районы Яхшы Каран авылыннан булган, моңа кадәр Азнакайда Яңа Юл бистәсе, Ялкын урамы, 5 нче йорт адресы буенча яшәгән 1939 елгы Исмәгыйлов Сәгадәт Насыйр улын эзли. Ул 8 гыйнварда өеннән чыгып китә. Шул көннән алып аның кайдалыгы турында бернинди...
      287
      0
      0
    • 10 гыйнвар 2017 - 12:00
      Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин юбилярларны котлады. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
      Районыбызда өлкәннәр игътибар үзәгендә. Җитәкчеләр аларны туган көннәре, юбилейлары, тормыштагы башка истәлекле даталар уңаеннан өйләренә барып та котлыйлар. Яңа елга чыккач та бу матур йола элеккечә үк дәвам итә. Бүген район башлыгы Марсель Шәйдуллин шәһәребездә яшәүче тыл ветераны Фәйзә Кашапованы 90 яшьлек юбилее, хәрби хәрәкәтләр ветераны, 2нче төркем инвалид Миңнехуҗа...
      334
      0
      0
    • 10 гыйнвар 2017 - 09:00
      Азнакайның яшь автомодельчеләре республика ярышында җиңү яуладылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
      Азнакай Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Риф Хаҗиев җитәкчелегендә Марат Сәитов, Данияр Дәминов һәм Дамир Сәлаховтан торган командасы Әлмәттә узган гади автомодельләр буенча шәхси-команда беренчелегенә республика ярышларында катнашты. Данияр Дәминов "РМ-В" номинациясендә өченче урынны яулады. Риф Хаҗиев яхшы хөкемдарлык һәм команданы актив әзерләве өчен ТР Мәгариф һәм фән...
      297
      0
      0
    • 10 гыйнвар 2017 - 08:00
      Азнакайда шахмат буенча зона ярышлары узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
      7 гыйнварда шәһәребезнең «Шифа» сәүдә үзәгендә шахмат буенча турнир узды. Анда Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Ютазы районнарыннан һәм Башкортостан шәһәрләреннән йөзгә якын бала катнашты. Районыбыз командасын Азнакай Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Сирень Салихов җитәкчелегендә 14 укучыдан торган команда яклады. Нәтиҗәдә алар төрле яшь категорияләре буенча 7...
      489
      0
      0
    • 10 гыйнвар 2017 - 07:08
      Азнакайда берәүнең 12 мең сумлык кәрәзле телефонын урлаганнар
      Узган атнада берәү дежур бүлеккә мәчеттә куртка кесәсеннән 12 мең сумлык кәрәзле телефонын урлаулары хакында хәбәр итә. Тикшерү барышында гаепләнүченең Азнакай кешесе булуы ачыклана, ул элек тә шундый биш җинаять кылган була.
      297
      0
      0
    • 10 гыйнвар 2017 - 06:00
      Азнакайлылар, 2017 елда эшсезлек пособиесе үзгәрә
      Үзенең яңалыклары белән Яңа -2017 ел да тормышыбызга аяк басты. Әйтик, быелдан Россия Федерациясе хөкүмәте карары нигезендә эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме 850 һәм максималь күләме 4900 сум итеп билгеләнә.
      291
      0
      0
    • 10 гыйнвар 2017 - 05:00
      Азнакай районының Буралы авылында казлар уңган.ФОТОРЕПОРТАЖ.
      Чәк-чәк остасы булуы белән Азнакайга гына түгел, республикага танылган "Ак калфак" район оешмасы әгъзасы Фәридә Шәйдуллина Буралыда каз өмәсе үткәрде. Быел казлары да уңган - 20 баш булган. Гомумән, аларның гаиләсе бик тырыш, уңганнардан. Энеләре бүгенге көндә 27 баш ат асрап, шәхси хуҗалыкта әнә шулай үзләренә табыш алып яшәп яталар.
      347
      0
      0
    Реклама