Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Игътибар! Азнакайда кеше югалган

Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге тумышы белән Сарман районы Яхшы Каран авылыннан булган, моңа кадәр Азнакайда Яңа Юл бистәсе, Ялкын урамы, 5 нче йорт адресы буенча яшәгән 1939 елгы Исмәгыйлов Сәгадәт Насыйр улын эзли. Ул 8 гыйнварда өеннән чыгып китә. Шул көннән алып аның кайдалыгы турында бернинди...

Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге тумышы белән Сарман районы Яхшы Каран авылыннан булган, моңа кадәр Азнакайда Яңа Юл бистәсе, Ялкын урамы, 5 нче йорт адресы буенча яшәгән 1939 елгы Исмәгыйлов Сәгадәт Насыйр улын эзли. Ул 8 гыйнварда өеннән чыгып китә. Шул көннән алып аның кайдалыгы турында бернинди мәгълүмат та юк.

Билгеләре: карап торышка 80 яшьлек, буе якынча 167 см., ябык гәүдәле, соры күзле, аксыл-коңгырт чәчле.

Хәтере начар.

Өстендә зәңгәр төстәге пәлтә, көрән чалбар, аягында соры кыска итек булган.

Сәгадәт Исмәгыйлов турында нинди дә булса мәгълүматка ия булган кешеләрнең район эчке эшләр бүлегенә 02 яки 7-30-87 телефон номерлары буенча шалтыратулары сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев