8 июль 2016 яңалыклары
-
Азнакайда мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына кабул итү бара
Бу көннәрдә мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына кабул итү бара. Комиссия мәктәп яны территорияләре, спорт мәйданчыклары һәм заллары, ашханәләр, уку бүлмәләренең әзерлеге, эш планнары белән таныша. Районыбызда барлыгы 23 мәктәп бар.
-
Социаль пакеттан баш тартканчы, уйлагыз
Елның елында күтәрелә, әмма үтәлми, соңыннан кыен хәлләргә куя торган бер нәрсә - ул да булса инвалидлык буенча пенсия алучылар өчен социаль хезмәтләрдән файдалану мәсьәләсен хәл итү. Пенсия фонды федераль ташламаларга хокуклылар игътибарына әнә шул хакта җиткерә. Әле иртәрәк бит дип әйтергә ашыкмаска, бу хакта хәзердән үк уйларга вакыт. Социаль...
-
15 яшь азнакайлы паспортлы булды
Паспорт алу - кеше тормышындагы мөһим вакыйгаларның берсе. Районыбызда ЗАГС бүлегендә аны тантаналы төстә тапшыру күркәм традициягә әверелде. Бу чәршәмбедә 15 яшь азнакайлы Россия гражданинының төп документына ия булды.
-
Кая китте ир хакы? (булган хәл)
- Армиядән кайтып өч ай йөрде дә, өйләнде минем кече малай. Үгет-нәсыйхәтне ишетерлек түгел, күзе-башы тәмам тонган иде. Һәрнәрсәдә безнең белән киңәш-табыш итә, борчу-шатлыклары белән уртаклаша торган улыбызны алыштырып куйдылармыни! Сәбәбе нәрсәдәме? Башта татар кызы белән дуслашуы, өйләнергә нияте барлыгын әйтте - әтисе белән катнаш гаиләнең бик тә четерекле икәнлеген...
-
Нептун Азнакай балаларын бәйрәмгә җыйды
Хәзер җәйнең иң кызу, иң рәхәт ае башланды. Су кермәсәң, нинди җәй була инде ул? Өстәвенә көннәр дә ярыйсы гына кыздырып тора. Бала-чага өчен бөтен рәхәт тә шул суда чупыр-чопыр ятуда бит инде. Актүбә бистәсенең ачык бассейнында Нептун бәйрәмендә дә бала-чаганың исәбе юк иде. Кечкенә кунакларның күңелен бәйрәм буе Нептун,...
-
Азнакайлылар, кыйнау, караклык, алимент түләмәүнең кайбер төрләре җинаять итеп саналмый
Бу гамәлләрнең кайберләре административ хокук бозу булып санала башлый Россия Президенты Владимир Путин кыйнау, алимент түләмәү, урлау һәм мошенниклыкның кайбер төрләрен административ хокук бозуга кертү турындагы законны имзалады. Хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күргән закон 21 июньдә Дәүләт Думасы тарафыннан хупланды һәм 29 июньдә Федерация Советы тарафыннан расланды. Кыйнау беренче...
-
Азнакайлылар, тиздән – уракка!
Авылда терлек азыгы әзерләүнең иң кызган чоры. Малкайларны еллык азык белән тәэмин итү өчен бар мөмкинлекләр дә бар. Табигать шартлары да уңай. Печән һәм сенаж әзерләү эшләре параллель рәвештә бара. Терлек азыгы әзерләүгә республикада иң беренчеләрдән булып керешү үз нәтиҗәсен бирми калмады. Бүгенге көндә (7 июль) районда 16 мең тонна...