Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Нептун Азнакай балаларын бәйрәмгә җыйды
Хәзер җәйнең иң кызу, иң рәхәт ае башланды. Су кермәсәң, нинди җәй була инде ул? Өстәвенә көннәр дә ярыйсы гына кыздырып тора. Бала-чага өчен бөтен рәхәт тә шул суда чупыр-чопыр ятуда бит инде. Актүбә бистәсенең ачык бассейнында Нептун бәйрәмендә дә бала-чаганың исәбе юк иде. Кечкенә кунакларның күңелен бәйрәм буе Нептун,...
Хәзер җәйнең иң кызу, иң рәхәт ае башланды. Су кермәсәң, нинди җәй була инде ул? Өстәвенә көннәр дә ярыйсы гына кыздырып тора. Бала-чага өчен бөтен рәхәт тә шул суда чупыр-чопыр ятуда бит инде.
Актүбә бистәсенең ачык бассейнында Нептун бәйрәмендә дә бала-чаганың исәбе юк иде. Кечкенә кунакларның күңелен бәйрәм буе Нептун, Су анасы, Диңгез йолдызы, Сазлык карачкысы күтәрде. Алар балаларны сынап, уеннар уйнатып, биетеп тә алдылар. Нарасыйлар үзләре дә музыка тавышлары ишетү белән биергә генә тора. Аларның эчкерсезлегенә, тормышка сөенә белүләренә, самимилегенә карап ихтыярсыздан сокланып та, бераз кызыгып та куясың. Әкият геройлары куйган тамашадан соң, кемнәрдер уеннарда катнашырга, кемнәрдер суга йөгерде. Барысына таныш «диңгез дулкынлана» уенын да уйнадылар, авызга кашык кабып та йөгерделәр, уенчык балыклар да тоттылар, суда кем тизрәк йөзүен дә тикшерделәр. Бөтен уеннар, сынаулар диңгез тематикасы белән бәйле булды. Алар кәефне күтәреп, бүләкләр белән генә сөендереп калмадылар, ә нинди дә булса белемнәр дә бирделәр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу бәйрәм вакытында балалар зурлар күзәтүе астында булды. Аларны сулыклар янына ялгызларын гына җибәрергә ярамый. Моның өчен ата-аналарга административ штраф каралган. Бу беренче чиратта балаларыбыз иминлеген, һәлакәтләрсез ялларны кайгыртып кабул ителгән канун.
Зилия ХӘБИБУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев