23 июнь 2016 яңалыклары
-
Актүбәдә кайгы көнен билгеләп уздылар
22 июнь көнне Актүбәнең мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар һәм яшүсмерләр, ветераннар, учреждение җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар активистлары ил өчен иң кайгылы көн - Бөек Ватан сугышы башланганга 75 ел тулу уңаеннан үткәрелгән митингта катнаштылар. Балалар сугыш геройлары турында җырлар башкардылар, биеделәр, «Развитие» Балалар иҗат үзәге педагоглары тематик сценарий әзерләгән...
-
Азнакайлылар, эсседән аспирин һәм 3 литр су коткара
Атна башыннан бирле урамда җәйге челлә. Мондый көннәрдә табиблар аеруча сак булырга киңәш итә. Эсседә сәгать көндезге 11 дән кичке 5 кә кадәр урамга чыкмаска тырышыгыз. Кояш нык кыздырганда күләгәле урыннар эзләргә, эшләпә киеп йөрергә кирәк. Организмда су җитәрлек булырга тиеш, моның өчен көненә 1,5-3 литр су эчәргә кирәк. Лимонлы...
-
Марсель Шәйдуллин район базарында эш шартлары белән танышты
Чәршәмбе көнне муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин әлеге өлкәдә җаваплы җитәкчеләр белән бергә район базарында эш шартлары белән танышты. Алар сәүдә итүчеләр һәм сатып алучылар белән фикер алыштылар, сорауларга җаваплар бирделәр. Бу турыда тулырак материалны газетабызның алдагы саннарыннан укырсыз.
-
Азнакайда ялган аракы белән сату итәләрме? "Халык контроле"нә хәбәр ит!
Районда алкогольле продукцияне законсыз сату очракларын ачыклау, гаеплеләрне җаваплылыкка тарту буенча киң колачлы эш алып барыла. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре әлеге афәт белән көрәштә азнакайлыларны да битараф калмаска, легаль булмаган һәм контрафактлы исерткеч эчемлекләр сатучыларны "Халык контроле" мәгълүмат системасы аша фаш итәргә чакыра. Хәбәрне җиткерү өчен...
-
Азнакайда бүген “Нечкәбил” республика конкурсының зона сайлап алу туры узды
Ана матурлыгына һәм гаиләгә дан җырлаучы "Нечкәбил" республика конкурсының сайлап алу турлары бара. Бүген ул Азнакайда да узды. Анда барлыгы якын-тирәдәге 8 районнан гүзәл затлар катнашты. Безнең район данын эшмәкәр, өч бала анасы Альбина Динмөхәммәтова һәм гимназиянең тарих укытучысы, ике бала анасы Лилия Гәрәева якладылар. Алар икесе дә финалга чыктылар....
-
“Стратегия” дәүләтнеке булмаган пенсия фонды ликвидацияләнде
"Стратегия" дәүләтнеке булмаган пенсия фонды (Пермь шәһәре) ликвидацияләнү сәбәпле, Татарстан Республикасында яшәүче әлеге фонд вкладчыларына бу елның 30 июненә кадәр кредиторлар реестрына кертелү өчен таләп язуы җибәрергә кирәк. Кайнар линия телефоны: 8-800-2000-805.
-
Бәйрәмнән күңелебез булды
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Сабантуй үткәрү районыбызда изге традициягә әверелде. Бар авыртуларны онытып, рәхәтләнеп күңел ачтык. Шушындый матур бәйрәм өчен, һәркемне искә алып, бүләкләр тапшырганнары, тәмле пылау-чәйләре белән сыйлаганнары өчен район һәм предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләренә, оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Барлык физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр исеменнән, район һәм шәһәр инвалидлар оешмасы
-
Азнакайда авыл хуҗалыгын исәпкә алуга әзерләнәләр
Билгеле булганча, быел Россиядә авыл хуҗалыгын исәпкә алу үткәрелә. Бу көннәрдә инструкторларны һәм исәпкә алучыларны аны үткәрү һәм документацияләрне тутыру тәртибе буенча укыттылар. 24 июньнән 30 июньгә кадәр исәпкә алучылар беркетелгән участокларында якынча мәгълуматларны ачыклый, исәпкә алуның максатларын халыкка аңлата башлаячаклар
-
Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин ифтар ашы уздырды
Рамазан аенда ифтар ашлары уздыру - борынгыдан килгән матур гадәт. Аларны өйләрдә дә, мәчетләрдә дә оештыралар, мул табын артына зурысы-кечесе җыела. 19 сәгать дәвамында ашау-эчүдән тыелып торган мөселманнар уңган абыстайлар пешергән тәмле ризыкларны авыз итәләр, иңгә-иң басып, җәмәгать намазларын укыйлар, Ислам гадәтләре белән якынрак танышалар, гаилә һәм дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыталар....
-
Иркәнурым
Кыш уртасында бәбиләгән куянымның бер баласы бик бәләкәй һәм дә зәгыйфь булып туды. Туганнары нигәдер аны яратып бетермәделәр. Ул һәрчак бер читтә ялгызы гына утырды. Миңа ул бик кызганыч иде һәм әкренләп ул миңа кулга ияләшә башлады. Ишекләрен ачып керүемә ул тизрәк минем яныма йөгереп килә дә: "Ал, зинһар, мине...
-
Азнакайда имтиханнар тәмам
Ниһаять имтиханнар тәмам. Укучылар да, ата-аналар да, укытучылар да җиңел сулап куйды. Бу шимбәдә аларны чыгарылыш балы көтә. Унберенче сыйныфны быел 289 укучы тәмамлый, аларның барысы да кулларына аттестат алачак. Шулай ук тугызынчы сыйныфлар да сынауларны уңышлы узганнар.
-
Азнакай укучылары халыкара олимпиадада призлы урын яуладылар
Районыбызның татар телендә белем алучы укучылары ел саен рус теле буенча халыкара олимпиадада призлы урыннар яулыйлар. Быел Кәкре Елга мәктәбеннән унынчы сыйныф укучылары Ильяс Баһауов һәм Энҗе Раббаниева уңышлары белән куандырдылар. 2014 елда Энҗе бу бәйгедә җиңүче булган иде.
-
«Маяк»ка язылу бүләк иттеләр
"Татмедиа" АҖ игълан иткән "Әти-әниеңне, якыннарыңны яздыр!" акциясенә азнакайлылар да бердәм кушылды. Аеруча авыл җирлекләре башлыклары активлык күрсәтте. Алар 16 шар авылдашына "Маяк" газетасына язылу бүләк итте. Акция 18 июньдә тәмамланса да, язылучылар кимеми. - Әсәйлеләр болай да район газетасын яратып укыйлар. Изге Рамазан аенда савап булсын, Әсәй һәм Митрәй...