9 июнь 2016 яңалыклары
-
Азнакайда Бердәм дәүләт имтиханнары буенча беренче нәтиҗәләр билгеле
Әдәбият һәм география буенча бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре билгеле. Ул 27 майда узган иде. Азнакай районы буенча 4 укучы - география, 12 укучы әдәбият буенча белемнәрен сынаган. Аларның барысы да имтиханнарны уңышлы тапшырган. Имтихан барышында тәртип бозулар булмаган.
-
16 июнь көнне 9дан 15 сәгатькә кадәр “Маяк” газетасы Азнакай почтамты бинасында һәм Актүбә бистәсенең почта бүлегендә “Әбүнәче көне” үткәрә
16 июнь көнне 9дан 15 сәгатькә кадәр "Маяк" газетасы Азнакай почтамты бинасында (Пушкин ур., 6 нчы йорт) һәм Актүбә бистәсенең почта бүлегендә (Губкин ур., 38а) "Әбүнәче көне" үткәрә. Биредә шулай ук республика #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких күләм акциясе кысаларында туганнарыгызны, мохтаҗларны, өлкәннәрне, аз керемле гаиләләрне һ.б. газета-журналларга яздырып, игелек кыла аласыз.
-
Азнакайда мәктәп яны лагерьларын ачу тантанасы булды
Татарстан мәйданы бала-чаганың шат авазыннан гөрләп торды. Бүген шәһәр мәктәпләре яны лагерьлары сменасын ачу тантанасы булды. Ул шулай ук Россия көненә дә багышланды. Укучылар кулында илебез, республикабыз, районыбыз аләмнәре җилдә җилфердәде. Һәр лагерь үз исемен, шигарен, речевкасын әйтте. Балалар иҗаты үзәге активистлары алар белән төрле уеннар үткәрделәр. Быел районыбызда 21...
-
Прокуратура хәбәр итә. Азнакайда мәгариф закончалыклары бозылган
Азнакай шәһәр прокуратурасы тарафыннан гомумбелем мәктәпләрендә мәгариф закончалыкларының сакланышы тикшерелде. Тикшерү барышында бер мәктәптә сыйныф җитәкчесенең әти-әниләрнең телефоннарына класста ремонт үткәрү өчен акча җыярга кирәклеге турында СМС-хәбәрләр җибәрүе ачыкланды. Бу факт мәгариф закончалыгы һәм шәфкатьлелек ярдәме күрсәтүнең ирекле булу кагыйдәләрен боза. Әлеге уңайдан мәгариф идарәсе җитәкчесенә закончалык бозу очракларын бетерү...
-
Азнакайда июнь башында ике янгын чыкты
Агымдагы елда Азнакай районында 14 янгын булды. Аларның икесе июнь аенда. 2 нче июньдә Зирекле Елга дачасындагы бакча йортында мичтән дөрес файдаланмау аркасында ут чыга. 6 нчы июньдә электр җиһазларыннан дөрес файдаланмау сәбәпле, Тырыш авылындагы сарай түбәсе яна. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Равил ХӨСӘЕНОВ, янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы
-
Юл йөрү кагыйдәләренә "куркыныч йөртү" (“опасное вождение”) дигән яңа пункт кертелде
Аның нигезендә, машина хәрәкәт иткәндә кинәт тормозга баскан, каршы яктан машина килеп җиткәндә генә узарга чыккан, берничә полосалы юлда уңга-сулга күчеп, машиналарны узган, кемнедер юл читенә кыскан һ.б. машина йөртүчеләр штрафка тартылачак. Куркыныч йөртүне видеокүзәтү ярдәмендә раслаячаклар.
-
Азнакайда #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясе дәвам итә
"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте игълан иткән "Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр" акциясе дәвам итә. -Бу акция күңелемә бик хуш килде, ураза аенда авылда яшәүче 6 кешебезне сөендердем әле, - диде Әлкәй авыл биләмәсе башлыгы Светлана Зиннурова. -Аларның берсе - үземнең кайнанам Миңсылу, башкалары - ялгыз, мохтаҗлыкта яшәүче, физик мөмкинлекләре чикле булган авылдашлар....
-
Азнакайлылар, табиб түләүле анализлар ясатырга җибәрә аламы?
Татарстан Республикасының мәҗбүри медицина иминияте Территориаль фондының Казан шәһәрендәге филиалы директор урынбасары Панова Иннадан Татарстан Республикасы халкы иң еш бирә торган сорауларга җавап бирүен үтендек. - Бүгенге көндә МРТ, КТ, ангиографияне ничек итеп бушлай һәм тиз арада үтәргә була? - 2016 елга Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарга медицина ярдәмен түләүсез күрсәтүнең...
-
Африка чумасы профилактикасы буенча Азнакайда ике айлык бара
2016 елның 1 маена Россия Федерациясе территориясендә чучкаларның Африка чумасы белән авыруының 15 очрагы теркәлгән. Әлеге чирнең Татарстан территориясенә якын өлкәләрдә - Пензада һәм Саратовта ачыклануы зур борчу тудыра. Әлеге куркыныч чирне булдырмау максатларында республикабызда, шул исәптән районыбызда 1 июньнән 1 августка кадәр профилактик ике айлык үткәрелә. Аның барышында тере...