Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясе дәвам итә

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте игълан иткән "Әти-әниеңне һәм якынна­рың­ны яздыр" акциясе дәвам итә. -Бу акция күңелемә бик хуш килде, ураза аенда авылда яшәүче 6 кешебезне сөендердем әле, - диде Әлкәй авыл биләмәсе башлыгы Светлана Зиннурова. -Аларның берсе - үземнең кайнанам Миңсылу, башкалары - ялгыз, мохтаҗлыкта яшәүче, физик мөмкинлекләре чикле булган авылдашлар....

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте игълан иткән "Әти-әниеңне һәм якынна­рың­ны яздыр" акциясе дәвам итә.

-Бу акция күңелемә бик хуш килде, ураза аенда авылда яшәүче 6 кешебезне сөендердем әле, - диде Әлкәй авыл биләмәсе башлыгы Светлана Зиннурова. -Аларның берсе - үземнең кайнанам Миңсылу, башкалары - ялгыз, мохтаҗлыкта яшәүче, физик мөмкинлекләре чикле булган авылдашлар.

Өйләренә болай да күпсанлы басмалар алдырган бу җитәкчеләребезнең вакытлы матбугатка язылу мөмкинлеге чикле райондашларыбыз турында да кайгыртып, аларга шундый бүләк ясавы башкаларга да олы үрнәк. Изге Рамазан аенда кылган игелекләре үзләренә савап булып кайтсын.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин иницативасы белән быелның 29 маенда башланган, вакытлы матбугатка ярдәм итүне максат итеп куйган бу акция районыбыз кысаларына гына сыеша алмыйча, республиканың төрле почмакларында, башкалада яшәүче якташларыбызны да үзенә актив кушылдырды. Әле шушы көннәрдә генә танылган тележурналист Ләйсәнә Садретдинова белән элемтәгә кергән идек. Ул туган ягы Азнакайга акциядә катнашу өчен махсус кайтачагы турында хәбәр итте. Баланлы Бүләктә яшәүче әтисе Илгизне, туганы - 96 яшьлек тыл ветераны Хәдичә апа Шәрипованы "Маяк" газетасына яздырып, аларга бүләк ясамакчы.

-Район газетасын безнең өйдә гомер буе алдырып килделәр. Үзем дә кечкенәдән "Маяк"ны укып үскән кеше буларак, ул миңа бик якын, - диде ул. - Азнакайга кайткан саен аның якыннарым җыеп барган саннарын укып чыгам. Районның нинди тормыш белән кайнавы, яңалыклары хакында әнә шулай "Маяк"тан белеп торам.

Азнакайдан чыккан күренекле шәхесләр, республиканың эстрада йолдызлары да республика һәм район җитәкчеләре башлангычын күтәреп алды. Үзебезнең Сарлы сандугачы Зәйнәп Фәрхетдинова да акцияне хуплавын, аңа бик теләп кушылуын җиткерде. Равил Галиев Камышлы Күлдә яшәүче әти-әнисен, Салават Миңнеханов белән Данир Сабиров Азнакайда яшәүче әниләрен "Маяк" газетасына яздырдылар. Әлбәттә, аларның газетабызны сайлавы да, шәһәребездә гомер итүче әниләренә шундый сюрприз ясавы да күңелгә сары май булып ятты.

Изге Рамазан аенда картлар йортларында тәрбияләнүчеләрне, ятимнәрне, ялгыз яшәүче өлкәннәрне, сугыш һәм тыл ветераннарын, аз керемле гаиләләрне, инде олыгаеп килүче әти-әниләрне, якыннарыбызны, безнең игелек-игътибарга мохтаҗ кешеләрне үзебезнең "Маяк" газетасына, республика матбугатына яздырып, игелек кылыйк! Шундый акция баруы һәм киләсе ярты еллыкка язылып өлгерергә кирәклеге турында танышларыбыз, дусларыбызга да әйтик. Акция 18 июньгә кадәр дәвам итә. Вакытлы матбугатка почтальонннар аша да, почта бүлегенә килеп тә, электрон юл белән - Татарстанның Дәүләт Хезмәтләре порталына кереп яисә Россия почтасы сайты аша да язылырга мөмкин.

Акциягә теләге булган һәркем катнаша ала. Якыннарыгызны нинди дә булса басмага яздыргансыз икән, бу хакта социаль челтәрдә фотоларны, хәбәрләрне #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких хэштеглары белән куярга да онытмагыз!

Җитәкчеләребезгә шуны да җиткерәбез: 14 июнь көнне, атналык дүшәмбе киңәшмәсендә, #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясе кысаларында якыннарны, әти-әниләрне, ярдәмгә мохтаҗларны вакытлы матбугатка яздыру оештырыла.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясе дәвам итә