25 март 2016 яңалыклары
-
Шагыйрь Илдус Гыйләҗевнең иҗат кичәсе була
Шагыйрь Илдус Гыйләҗевне районда гына түгел, республикада туган җиргә, туган телгә мәхәббәт җырчысы итеп беләләр. Җанга якын шигырьләре һәркемдә якты хисләр уята. Олуг юбилее - 70 яше тулу уңаеннан 31 мартта 17.00 сәгатьтә шәһәр-район Мәдәният йортында әдипнең иҗат кичәсе үткәрелә. Шигърият, җыр-моң сөючеләрне танылган язучылар белән очрашу да көтә.
-
Тылсым дөньясына күмелдек
Театр атналыгы Районыбызда театр атналыгы бара. Аның кысаларында Мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Тылсым" театр студиясе "Саламторхан" спектаклен тәкъдим итте. - Әлеге спектакль "Иделкәем" балалар үзешчән театр коллективлары бәйгесендә йомгаклау турына узды. Жюри балаларның уенына да, аларның саф татар телендә сөйләүләренә дә, режиссер эшенә дә югары бәя бирде, - диде...
-
Азнакайлылар, нәрсә ашаганыгызны чамалыйсызмы?
2015 елда Россиядә сатылган сөт ризыкларының 11 проценты ялган продукт булып чыккан. Җитештерелгән сырның да 78 проценты чын түгел. Бу саннар безгә дә кагыла. Татарстан буенча дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов республикада тикшерелгән атланмайның 151 төренең 45е ялган булуын әйтте. Бездә җитештерелгән һәм сатылган сөт ризыгының һәр өченчесе фальсификат икәне...
-
Өч фура бәрелешкән
Юл-транспорт һәлакәте Мәскәү - Чиләбе трассасының 1258 нче чакрымында, Баулы районы биләмәсендә, килеп чыккан. Липецкидан килүче Reno йөк машинасы белән идарә итүче 58 яшьлек ир-ат куркынычсыз тизлек режимын арттырып җибәрә һәм алда барган икенче йөк машинасына килеп бәрелә. Анысы үз чиратында алдагы фурага килеп "сылана" Һәлакәт аркасында гаепле машина йөртүченең...
-
Азнакайлылар, быел июль гадәттәгедән эссерәк киләчәк
Август белән сентябрь ае коры киләчәк, ә июльдә температура нормадан артык булыр дип көтелә. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе быелның вегетацион чорына үз фаразларын әйтте. - Июльдән тыш, апрельдән алып сентябрьгә кадәр температура нормада булачак. Июльдә исә хәйран эссе булмагае, - ди метеорологик фаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина. Аның...
-
Азнакайлылар, ипотекасы булган кеше зәкят түләми
Бирсәң - савап, бирмәсәң гөнаһы юк. Сәдака бу. Сәдака-бүләкнең мәҗбүрие дә бар. Ансын зәкят диләр. Гәрчә аларның икесе дә хәйриячелекне аңлата. Ни кызганыч, милләттәшләребезнең күбесе зәкятнең мәҗбүрилеген белеп бетерми әле. Берничә көн элек башкалабызның "Галиев" мәчетендә менә шундый рухтагы сөйләшү булды. Татарстан Диния нәзарәте әһелләре, дин галимнәре, матбугат җыелышы җыеп,...
-
Азнакай укучылары Кәкре Елга авылына барып авыл хуҗалыгы белән таныштылар
Һөнәр сайлар чак Амбарда - поп-корн, фермада - дискотека, ашханәдә - әфлисуннар, бананнар... Юк, бер дә шаярту да, алдашу да түгел, җәмәгать. Кәкре Елга авылына барып чыксагыз, сез һичшиксез моңа үзегез дә ышанырсыз. Ышанмасагыз, Азнакай 1нче гомумбелем бирү мәктәбенең тугызынчы сыйныфында укучы егет-кызлардан сорый аласыз. Алар барды һәм... күрде. "Марс"...
-
Азнакайлылар, иң яхшы дәва - хезмәт
Чалпы авылындагы "Өмет" социаль-тернәкләндерү үзәгендә хезмәт терапиясе киң кулланыла. Хезмәт буенча инструктор Рәмзия Хәйруллина үткәрә торган занятиеләргә өлкәннәр бик яратып йөриләр. Алар биредә бар осталыкларын эшкә җигәләр. Шушы көннәрдә алар үрү технологиясен өйрәнделәр. -Иске журнал битләрен түгәрәкләп, кәрҗиннәр үрдек. Бармаклар язылып, шомарып китте. Ял вакытыбыз да файдалы узды, - диләр...
-
Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары – нәфис сүз осталары да
Яр Чаллы шәһәрендә узган Бөтенроссия "Әгәр дә..." дип исемләнгән V фестиваль-конкурста районыбыз данын Азнакай сәнгать мәктәбендә Илдар Динмөхәммәтов җитәкчелегендә эшләп килүче "Нәфис сүз" студиясе укучылары яклады. Бәйгегә төрле төбәкләрдән җыелган 60 тан артык укучы катнашты. Ул көнне Азамат Миргалиев Габдулла Шамуковның "Хөрмәткә тарыган фил", Мәдинә Мансурова Иван Крыловның "Төлке һәм...
-
Азнакайлыларга акчаны кайда сакларга: антикризислы киңәш
Бүген икътисадый кризис аркасында күпләр бөлгенлеккә төшсә дә, кайберәүләр киресенчә акчаны кайда сакласаң хәерле булачак дигән сорауны бирә. Россиялеләр якынча 16 триллион сум акчаларын банкта саклый икән. Бу кеше башына 200 мең сум туры килә дигән сүз. Экспертлар ел азагына нефтьнең бер барреле 60 долларга кадәр менәчәк дип фаразлый. Ә...