Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай укучылары Кәкре Елга авылына барып авыл хуҗалыгы белән таныштылар

Һөнәр сайлар чак Амбарда - поп-корн, фермада - дискотека, ашханәдә - әфлисуннар, бананнар... Юк, бер дә шаярту да, алдашу да түгел, җәмәгать. Кәкре Елга авылына барып чыксагыз, сез һичшиксез моңа үзегез дә ышанырсыз. Ышанмасагыз, Азнакай 1нче гомумбелем бирү мәктәбенең тугызынчы сыйныфында укучы егет-кызлардан сорый аласыз. Алар барды һәм... күрде. "Марс"...

Һөнәр сайлар чак

Амбарда - поп-корн, фермада - дискотека, ашханәдә - әфлисуннар, бананнар...

Юк, бер дә шаярту да, алдашу да түгел, җәмәгать. Кәкре Елга авылына барып чыксагыз, сез һичшиксез моңа үзегез дә ышанырсыз. Ышанмасагыз, Азнакай 1нче гомумбелем бирү мәктәбенең тугызынчы сыйныфында укучы егет-кызлардан сорый аласыз. Алар барды һәм... күрде.

"Марс" хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Зарипов авылга яшьләрне тарту ниятеннән Азнакай мәшгульлек үзәгенә профориентация юнәлешендә мәктәп укучылары белән очрашу үткәрү турындагы тәкъдим белән чыга. Билгеле, аның бу тәкъдимен биредә бик сөенеп кабул итәләр. Тимерне кызуында сугарга кирәк, дип уртак эшчәнлекне башлап та җибәрәләр.

Дәресләр тәмамлануга, мәшгульлек үзәге юнәлткән автобус тугызынчыларны мәктәпнең капка төбендә көтеп тора иде инде. Шаулап-гөрләп сөйләшеп барып, юл сизелмәде дә. Кәкре Елганың мәдәният йорты алдында аларны авыл җитәкчеләре: хуҗалык рәисе Рамил Зарипов, биләмә башлыгы Илгизәр Мөхәммәтҗанов, мәктәп директоры Илнур Имаметдинов, авылның почетлы гражданины, озак еллар хокук тәртибе сагында торган, авыл советын җитәкләгән Сарим Авзалов каршы алдылар. Кунакларга Кәкре Елга мәктәбе укучылары да кушылды.

Мәдәният йортының иркенлеге, шәһәрдәгедәй җиһазланышы, биредәге авыл музееның байлыгы игътибарны бер җәлеп итсә, мәчет аксакаллары, ак әбиләре белән очрашу вакытында, әле генә шаярып, төртешеп торган егет-кызларның йөзләре җитдиләнеп, уйчанланып калды. Өлкәннәрнең иман, әхлак турындагы вәгазьләрен, җәйге каникул чорында мәчет лагерында балалар белән тәрбияви эшчәнлек хакында сөйләүләрен диккать белән тыңлап утырдылар.

Җитәкче абыйлары аннары аларны хуҗалык биләмәсе белән таныштырырга алып китте. Әлбәттә, юл буена сүз киләчәктә нинди һөнәр сайлаулары, кайларга укырга керергә теләүләре, ничек укулары, имтиханнарга хәзерлек хакында барды. Күпләрендә урта һөнәри белем бирү көллиятләренә китү теләге.

-Авыл хуҗалыгы белгечлеген сайласагыз да һич тә ялгышмассыз. Бүгенге көндә авылда да шәһәрдәгедән ким яшәмибез, - диде аларга Рамил абыйлары. - Һәр йортка уты, суы, газы, интернеты кергән, социаль, мәдәни учреждениеләр эшләп тора, яшь гаиләләргә һәртөрле ярдәм күрсәтелеп килә, бу нәүбәттән федераль һәм республика программалары да бар. Йорт-җир җиткереп керәсе, мал-туар асрыйсы килгән кешегә мөмкинлекләр җитәрлек. Хуҗалыкка агроном, зоотехник, инженер кебек белгечләр бик кирәк, укып, безгә кайтыгыз, бик рәхәтләнеп кабул итәрбез. Әнә, күреп торасыз, елдан-ел матур йортлар калка, башка төбәкләрдән килеп, хәтта Казаннан кайтып төпләнүчеләр дә бар.

Ашлык амбарына кергән оңгайга ук күзгә биналар түбәсендәге энергия саклагыч лампочкалар күзгә ташлана. Эчтә дә тәртип, чисталык, һәр нәрсә үз урынында. Терлек азыгы әзерләү цехында бозауларга кукуруздан ясалган фуражны тотып, тел белән тәмен дә тоеп карагач, егетләр кызлар беравыздан: "Поп-корнга охшаган", - дип куйдылар. Коры сөт тә аларга сабыйлар ашый торган кибеттә сатылучы кушылманы хәтерләтте. Ә инде арпа, солы ишене кушып әзерләнгәне тагын геркулестан бер дә ким түгел икән. Менә шулай амбарда башланган гаҗәеп ачышлар терлек фермасында да дәвам итте. Чиста, якты, җылы бозаулар торагында... музыка тавышы ишетеп, башта аптырап калдык. Малкайлар аңа инде өйрәнеп беткән, мөгерәп, кушылып та алалар. Ял бүлмәсендә кофе, чәй эчеп, уңайлы диванда ял итеп алырга була, суыткычка кадәр бар. Хәер, мондый ял бүлмәләре хуҗалыкның бөтен бинасында да ясалган. Савым сыерлар торагындагы компьютер җайланмаларында программист кына эшли ала торгандыр, дигән фикер туарга да өлгермәде, аларның "хуҗасы" - лаборант кыз Регина Мостафина үзе дә килеп чыкты. Чыннан да, программист белеме алган икән, җиденче елын инде шушы фермада, чат ябышып эшләп ята.

-Бистәдә фатирыбыз да бар иде, әмма авылны яратам, моннан беркая дә китәсем килми, хезмәттәшләрем белән аңлашып, бик рәхәт эшлибез. Җитәкчеләр дә әйбәт, хезмәт хакы да ярыйсы гына, - дип сөйләде ул ферма эчен күрсәтеп торган камералы, чәчәкләргә төренгән кәттә офисын күрсәтеп.

Ат спорты мәктәбе егетләрне генә түгел, кызларны да җәлеп итте. Җигүле чанага утырышып, әйләнеп тә килделәр. Монда тәрбияләнүче юртаклар, тулпар атларны сыйпап йөри торгач, ишәккә дә тап булдылар. "Күңел рәхәтлеге һәм матурлык өчен" язулы бүлмәдә ап-ак күгәрченнәр тезелешкән. Чыннан да, ял итеп, рәхәт алып чыкты алар бу бинадан. Хуҗалык җитәкчесенең үзенең улларына да "ат җене" кагылган, Руслан Сабантуйларына чабышкыларны әзерләп, бәйгедә һәр елны катнашып килә. Алдынгы комбайнчы Илдар Хәйруллинны да ярдәмчесе - улы Илнар белән атлар янында очраттык.

Менә шундый мавыктыргыч сәяхәттән бик күңелләре булган укучыларны ашханәдә сыйлы табын көтә иде. Кәкре Елга осталарының телне йотарлык экзотик салатлары, итле ботка, өстәл тулы әфлисун-бананнар белән сыйланганда, егет-кызлар авыл җирендә дә шәһәрдән бер дә ким яшәмәүләренә тагын бер кат инанды.

-Безне шулай яхшы каршылаганыгыз, зурлап кунак иткәнегез, онытылмаслык сәяхәт оештырганыгыз өчен бик рәхмәтлебез, - дип белдерделәр Гөлназ Хафизова, Ильяс Баһауов, Зөфәр Юлдашев сыйныфташлары исеменнән чыгыш ясап.

Укучыларны озата йөргән Азнакай мәшгульлек үзәгенең әйдәр инспекторы Лилия Сабирҗанова аларның һөнәрләр белән бәйле сорауларына җавап-аңлатмалар биреп барды, бүгенге көндә хезмәт базарында аеруча хаҗәтлек тудырган белгечлекләргә тукталды.

-Районның авыл хуҗалыгы тармагына бүгенге көндә механизаторлар, агрономнар, зоотехниклар, инженерлар, эретеп ябыштыручылар, төрле эшчеләр кирәк. Әле шушы көннәрдә генә хәрби хезмәттән кайткан бер егет эш табуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, аны агрофирмага юлладык, бик сөенеп риза булды. 5-6 ел вузда укып, юрист, икътисадчы белеме алып, эшсез йөргәнче, урта һөнәри белгечлек белән урнашуның ансатрак булуын, отышлылыгын яшьләр инде аңлый башлады. Шәт, бүгенге очрашудан соң бу егет-кызларыбыз да уйланыр, һөнәр сайлауда дөрес адым ясарлар, дип ышанам, - ди ул.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай укучылары Кәкре Елга авылына барып авыл хуҗалыгы белән таныштылар