7 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Яңа уку елы яңа бурычлар куя
Белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре яңа уку елына аяк басты. Педагоглар нинди уңышлар һәм планнар белән эшкә тотынган икән? Бу хакта без мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова белән әңгәмә корыдык. - Эльвира Йолдызовна, узган уку елы нинди вакыйгалары белән истә калды, яңасына нинди куанычлар белән керәсез? - Иң истәлеклесе -...
-
Азнакай районы Түбән Стәрле авылында яңа медпункт ачылды
Узган ел модульле ФАПлар районыбызның 2 авылында урнаштырылган иде. Быел шулай ук Әсәй һәм Түбән Якыйда яңа пунктлар ачылды. Бүгенге көндә районда шундый 8 модульле пункт эшли. Халык та, аларда эшләүчеләр дә уңайлы шартлардан бик канәгать. Узган атнада аларның тугызынчысы сафка басты: Түбән Стәрле авылы халкы да яңа медпунктлы булды....
-
Иҗтимагый контроль – иң югары орган
Сүз дә юк, өстәге даирә органнар тикшерү-контроленә инде күнегелгән, гадәттә аларның кайчан, ничек буласы да алдан беленеп, билгеләп куела. Ә менә иҗтимагый советныкы башка: ул теләсә кайсы вакытта оештырылырга мөмкин. Мондый тикшерүләрне районның кайбер хезмәт күрсәтү, балалар учреждениеләре инде "татып" өлгерде. Җәмәгатьчелек тарафыннан ясалган контрольнең никадәр нәтиҗәле, кирәкле булуы узган...
-
Акчага алданып, сәламәтлегеңә төкермә
Социаль пакеттан баш тарткан райондашларга "Маяк" газетасында үткәрелгән "Түгәрәк өстәл" сөйләшүеннән соң җиткерәсе килгән төп фикер шушы. Әлеге сөйләшүдә катнашкан район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов, социаль яклау бүлеге начальнигы Фәндүс Камалов, пенсия фонды идарәсенең социаль түләүләр буенча белгеч-эксперты Лиюза Җиһаншина, үзәк аптека вәкиле Мәүлидә Шәймәрданова, гомумпрактика табиблары Тәзкирә...
-
Азнакайда “Әбиләр чуагы” үткәреләчәк
Көз муллыгы белән генә түгел, әбиләр чуагы белән дә матур, затлы фасыл ул. Район ветераннар советы ел да менә шушы затлылыкны хәтерләргә сеңдереп, "Әбиләр чуагы" үткәрә. Быел бәйрәм шәһәребезнең Яшьләр бакчасында оештырыла. Ул 9 сентябрьгә 10.00 сәгатькә билгеләнгән. Матур традициягә әверелгән ял кичәсе җыр-биюләр, күмәк уеннарга бай булачак. Барлык пенсионерларны,...