Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иҗтимагый контроль – иң югары орган

Сүз дә юк, өстәге даирә органнар тикшерү-контроленә инде күнегелгән, гадәттә аларның кайчан, ничек буласы да алдан беленеп, билгеләп куела. Ә менә иҗтимагый советныкы башка: ул теләсә кайсы вакытта оештырылырга мөмкин. Мондый тикшерүләрне районның кайбер хезмәт күрсәтү, балалар учреждениеләре инде "татып" өлгерде. Җәмәгатьчелек тарафыннан ясалган контрольнең никадәр нәтиҗәле, кирәкле булуы узган...

Сүз дә юк, өстәге даирә органнар тикшерү-контроленә инде күнегелгән, гадәттә аларның кайчан, ничек буласы да алдан беленеп, билгеләп куела. Ә менә иҗтимагый советныкы башка: ул теләсә кайсы вакытта оештырылырга мөмкин. Мондый тикшерүләрне районның кайбер хезмәт күрсәтү, балалар учреждениеләре инде "татып" өлгерде. Җәмәгатьчелек тарафыннан ясалган контрольнең никадәр нәтиҗәле, кирәкле булуы узган атна ахырында районның иҗтимагый оешмаларының икенче форумында да кызыл җеп булып сузылды.

Форумны иҗтимагый совет рәисе Әнәс Исхаков алып барды. Анда Татарстан Республикасының Иҗтимагый палата рәисе урынбасарлары Мөнир Гафиятуллин, Валентин Паймухин да катнаштылар. Башкала кунаклары Азнакайга килгәч әүвәл шәһәребез белән таныштылар, спорт һәм мәдәният сарайлары, соңгы елда гына бер-бер артлы калыккан яңа объектлар аларда соклану уятты.

Дәүләтнең, җәмгыятьнең динамик үсешендә, социаль- сәяси тотрыклылыкта гражданлык институтларының роле бәхәссез. Чөнки нәкъ менә иҗтимагый оешмалар халык белән власть арасын төп бәйләүче чылбыр булып тора. Районыбызда бүгенге көндә шундый 70кә якын оешма эшләп килә. Иҗтимагый советның еллык эшчәнлегенә хисап тотып, рәис урынбасары Лилия Әхмәдишина аларның районыбыз үсешенә керткән өлешенә тукталды, аеруча активларны билгеләп үтте. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын үткәрүдә, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә район ветераннар советы белән бергә әфган сугышы һәм башка локаль конфликтлар ветераннары оешмалары, спорт, тәрбия юнәлешендәге клублар, берләшмәләрнең максатларны уртак итеп эшләүләрен ассызыклады. Әлбәттә, милли гореф-гадәтләребезне саклауны, райондашларның ялын күңелле, файдалы итеп оештыруны максат итеп куйган оешмаларга да рәхмәт сүзләре яңгырады.

Яшь спортчылары елына 20шәр төрле ярышларда катнашып килгән "Витязь" картинг клубы җитәкчесе Ринат Җиһаншин, авыл җирлегендә дә актив тормыш белән яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырып булуын үз эшчәнлекләрендә исбатлаган Сәпәй авыл биләмәсе башлыгы Фәния Галиева, коллективны нәкъ менә иҗтимагый чараларның берләштерүен ассызыклаган "Водоканалсервис" филиалы АПТС профкомы рәисе Илдар Әюпов, милли гореф-гадәтләребезне саклау, үстерүдә "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы белән берлектә оештырылган чараларны яктырткан мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Хафизова, 4238 кешене берләштергән, активистлары район чараларында, республикакүләм спорт бәйгеләрендә даими катнашып килгән инвалидлар җәмгыяте рәисе Илсөяр Закиров, табигатебезне корытуга каршы кискен чаралар күрергә чакырган районның аксакаллар шурасы җитәкчесе Расих Шакировның чыгышлары форумда катнашучыларда зур кызыксыну уятты.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин, башкаладан килгән кунаклар җитди сөйләшүгә йомгак ясап, иҗтимагый советның эшчәнлеген югары бәяләделәр, киләчәктә дә шулай аңлашып, узара хезмәттәшлектә яшәргә, эшләргә язсын, дигән теләктә калдылар.

Лиза Нурлыева

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иҗтимагый контроль – иң югары орган