Азнакаево
  • Рус Тат
  • 25 июнь 2015 яңалыклары

    • 25 июнь 2015 - 07:41
      Бүген Азнакайда чыгырылыш балы узачак
      Ниһаять дәүләт имтиханнары артта калды. Укучылар да, аларга белем биргән укытучылар да, ата-аналар да җиңел сулап куйды. Бүген, 25 июньдә, "унберенче"ләр кулларына өлгергәнлек аттестаты алачак. Тантаналы чара 17 сәгатьтә мәктәпләрдә башлана. 19 сәгатьтә исә алар Татарстан мәйданына шәһәр күләм чыгарылыш балына җыйналачак. Биредә аларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләячәк...
      622
      0
      0
    • 25 июнь 2015 - 07:37
      Бүген Азнакайда “Маяк” газетасы «Әбүнәче көне» уздыра
      "Әбүнәче көне"нә килегез! Бүген, 25 июньдә, 9.00-15.00 сәгатьләрдә «Маяк» газетасы редакциясе Азнакай почтамты (Азнакай шәһәре, Пушкин ур., 6) белән берлектә "Әбүнәче көне" үткәрә. Бик күңелле булачак, килегез! «Маяк»ка язылучы һәркемне бүләкләр көтә! Вакытлы матбугатка язылу кампаниясе тәмамланырга санаулы көннәр генә калып килә, ул 3 июльдә төгәлләнәчәк. Исегезгә төшерәбез, "Маяк"ка ярты...
      1159
      0
      0
    • 25 июнь 2015 - 06:09
      Азнакай эшмәкәрләре ярдәм программаларыннан актив файдаланалар
      Эшмәкәрләр күпсанлы федераль һәм республика программаларыннан актив файдаланалар. Агымдагы елның алты аенда гына да әлеге программалар буенча эшмәкәрләр тарафыннан 31 млн 639 мең 475 сум күләмендә финанс ярдәме алынган. Узган елның шул чорында исә 24 млн сум булган.
      355
      0
      0
    • 25 июнь 2015 - 05:56
      Азнакай урамнарын бизәүдә Бибинур Фәрукшинага тиңнәр юктыр
      Мәхмүт Хәсәнов урамы, 29 нчы йорт янындагы мәйданчыкта, юл буендагы матур күренешләргә гел сокланып йөрдем. Кулдан ясалган әкият геройлары, чәчәкләрдән торган шушы сихри күренешне күрсәтергә оныкларымны да гел алып килә идем. "Бу матурлыкны кем тудыра икән?" дип, шул тирәдәге "Изге" кибетенә дә кереп сорадым. - Бер апа ясый аларны, -...
      449
      0
      0
    • 25 июнь 2015 - 05:31
      Азнакайда ретро-машиналар күргезмәсе узачак
      Бүгенге заманда шулкадәр чит ил машиналарына ияләнеп беткәнбез. Шәһәр урамында узган гасыр "тимер ат"ларын күргәч, алар башка планетадан төшкән кебек. Яшьләр кызыксынып, өлкәннәр шул чорларны сагынып озатып кала аларны. Бөтенроссия яшьләр көне уңаеннан 1 июльдә Татарстан мәйданында узыдырылачак бәйрәмдә яшьләр идарәсе әнә шундый ретро-машиналар күргәзмәсе оештырырга планлаштыра. Мондый үзенчәлекле техникасы...
      828
      0
      0
    • 25 июнь 2015 - 05:15
      Азнакайның “Халык контроле”н күбрәк юллар торышы мәсьәләсе борчый
      Хакимият белән халык арасындагы элемтәне җайга салу максатында 2012 елның апрелендә Татарстан Республикасында "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы эшли башлаган иде. Әлеге яңалыкны татарстанлылар хуплап каршы алдылар. Бүген инде "Халык контроле"нә теләге булган һәркем конкрет хезмәтләр эшендәге җитешсезлекләр, йорт тирәләрен төзекләндерү һәм башка күп нәрсәләр турында яза ала. Агымдагы елның...
      749
      0
      0
    • 25 июнь 2015 - 05:11
      Азнакайлылар көнгә бер сыерга 16 килодан артык сөт савалар
      Терлек азыгы әзерләүнең кызган чоры. Бүгенге көндә (23 июнь) районда 11 мең 600 тонна печән, 24 мең 100 тонна сенаж, 50 тонна яфраказык хәзерләнгән. Бу бер баш шартлы терлеккә 7 центнер азык берәмлеге дигән сүз. Печән һәм сенаж хәзерләү эшләре параллель рәвештә бара. Районыбыз терлекчеләре көнгә 125 тонна сөт савып...
      631
      0
      0
    • 25 июнь 2015 - 05:05
      Азнакай эшмәкәрләре программалар нигезендә 31 миллион сум акча җәлеп иткән
      Республикада эшмәкәрләрне яклауга юнәлтелгән бик күп программалар тормышка ашырыла. Аларда азнакайлылар да актив катнашып, финанс ярдәменә ия булалар. Агымдагы елның беренче кварталында җирле эшмәкәрләр программалар нигезендә 31 миллион сум акча җәлеп иткән. - Әлеге программалар эшмәкәрләргә әзер балык бирми. Кулларына тоттырылган кармак ярдәмендә балыкны алар үзләре тотарга тиеш, - диде...
      675
      0
      0
    • 25 июнь 2015 - 05:00
      Азнакай полиция хезмәткәрләре 4 җинаятьне “кайнар эз”дән ачканнар
      Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, узган атнада районда җинаять кылыну турында алты хәбәр алынган, шуның дүртесе "кайнар эз"дән ачылган. Ул шәхси милеккә кул сузу очракларының саны югары булуы хакында билгеләп үтте. Сүз дә юк, халыкның үз милкенә карата игътибарсызлыгы, аларны теләсә кайда, шулай ук күзәтү булмаган...
      860
      0
      0
    Реклама