Азнакаево
  • Рус Тат
  • 3 июнь 2015 яңалыклары

    • 3 июнь 2015 - 13:41
      Азнакайда «Мин «Маяк»ка яздырам» акциясе игълан ителде
      Редакциябез «Мин «Маяк»ка яздырам» акциясе игълан итә. Анда катнашырга, беренче чиратта, пенсионерларны, мәктәп укучыларын чакырабыз. Үзләре яшәгән җирдәге күрше-күләннәрне, таныш-белешләрне газетага яздырып акча эшләү мөмкинлеге дә бар. Газетага яздыручылар әбүнәчеләренә "Маяк"ны редакциядән килеп алып, атнага ике тапкыр таратырга тиеш булалар. Яртыеллыкка яздыру бәясе - 360 сум, берничә айга гына да...
      353
      0
      0
    • 3 июнь 2015 - 13:18
      Көн узганчы юл җәеп киткәннәр
      - Шәһәребездә яхшы якка үзгәрешләр бигрәк күп хәзер. Бер-ике көнгә туганнарыма авылга кунакка кайткан идем. Килүемә яшәгән йортыбызның подъезд кырыйларына өр-яңа юл түшәп куйганнар. Әллә ялгыш кайттыммы дип торам. Әле ике ел алдан тротуарны да шулай тиз генә яңартып алганнар иде. Аңа кадәр хатын-кызлар шунда туфли үкчәләрен сындыра иде. Машиналылар...
      356
      0
      0
    • 3 июнь 2015 - 10:31
      Азнакайда пособие түләүдә үзгәрешләр кертелә
      1 июльдән республика территориясендә Россия Федерациясе Социаль иминият фондының "Туры түләүләр" дигән пилот программасы тормышка ашырыла башлый. Шушы көннән пособиеләрне эш бирүчеләр түгел, ә дәүләт учреждениесе филиаллары - Россия Федерациясе социаль иминият фондының Татарстан республикасы буенча төбәк бүлекчәсе исәпли һәм акчаны турыдан-туры хезмәткәрләрнең банктагы счетына күчерә яки почта аша җибәрә....
      366
      0
      0
    • 3 июнь 2015 - 10:20
      Азнакайда “Игътибар – балалар!” акциясе үза
      Кагыйдә буларак, балигъ булмаган балалар катнашындагы юл йөрү кагыйдәләрен бозу фактлары мәктәпләрдәге каникул көннәренә туры килә. Бу балаларның күпчелек вакытларын урамда уздырулары, машина йөри торган юл янында төрле куркыныч уеннар белән мавыгулары нәтиҗәсендә килеп чыга. Агымдагы елның дүрт аенда район территориясендә балалар катнашлыгы белән дүрт юл-транспорт вакыйгасы теркәлеп, аларда дүрт...
      507
      0
      0
    • 3 июнь 2015 - 06:41
      Азнакайның милли бәйрәменә рәхим итегез!
      6 июньдә район авылларында һәм Актүбә бистәсендә халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй үткәрелә. Шәһәрдә бәйрәм 7 июнь көнне 10.00 сәгатьтә башлана. Бәйрәмнең йөзек кашы - татарча көрәш, ат чабышлары! Сез шулай ук туры баганага менү, гер күтәрү, чүлмәк вату, йөгерү, капчык, зур кәлүш киеп йөгерү, сулы көянтә-чиләк белән йөгерү, авыш...
      372
      0
      0
    • 3 июнь 2015 - 06:40
      Азнакайдан Зөлфия Гәрәйшина “Россия суд приставлары федераль хезмәтенең иң яхшы суд приставы-башкаручысы” Бөтенроссия бәйгесенең беренче этабында җиңү яулады
      Азнакайлылар безне әледән-әле төрле өлкәләрдә яулаган югары уңышлары белән сөендереп торалар. Шушы көннәрдә район суд приставлары бүлегенең суд приставы-башкаручысы Зөлфия Гәрәйшина "Россия суд приставлары федераль хезмәтенең иң яхшы суд приставы-башкаручысы" Бөтенроссия бәйгесенең беренче этабында җиңү яулады. Конкурста һөнәри әзерлек белән бергә агымдагы елда күрсәткән хезмәт нәтиҗәләре дә исәпкә алынган. Бәйгенең...
      380
      0
      0
    • 3 июнь 2015 - 05:14
      Азнакайда Сабантуйга бүләкләр җыялар
      Сабантуйлар җитә, җәмәгать! Милли бәйрәмебезгә бүләкләрне борын-борыннан халык үзе җыйган. Бу көннәрдә шәһәребез урамнары да сөрән сугучыларның гармун тавышларына күмелде. 3 июнь көнне 16.00 сәгатьтән алар Шәйхетдинов урамындагы 2, 5, 6, 7, 8, 9, 10, 11, 15, 17, Юбилейная, 5 йортлары яныннан, ә инде 4 июньдә 15.00 сәгатьтән маршрутлары элеккеге...
      434
      0
      0
    Реклама