Азнакаево
  • Рус Тат
  • 7 май 2015 яңалыклары

    • 7 май 2015 - 08:29
      17 Нефтьче ветеран Мәскәүгә Җиңү парадына китте
      Россия Федерациясенең Энергетика министры Александр Новак чакыруы буенча "Татнефть" ААҖнең нефть һәм газ чыгару идарәләре һәм подразделениеләреннән 17 сугыш һәм хезмәт ветераны Мәскәүгә Җиңү парадына китте. "Азнакайнефть" идарәсеннән алар өчәү: "Ватан сугышы" ордены кавалеры, ефрейтор Шиһапов Фатыйх Фәттах улы, Ленин ордены кавалеры старшина Мөстәкыймов Мингалим Мингали улы, "Халыклар дуслыгы" ордены...
      955
      0
      0
    • 7 май 2015 - 08:28
      Азнакайда шәхси мунчада янгын чыккан
      Төнлә белән 6 майда Яңа Юл бистәсендәге шәхси ихатадагы мунчада янә янгын чыга. Аның ни сәбәпле чыгуы әлегә ачыкланмаган. Утта зыян күрүчеләр булмаса да, мунча бинасы шактый янган. Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре гражданнарга бакча эшләре белән мавыгып, янгын кагыйдәләрен онытмаска, ихатага су белән мичкә куярга, беренчел янгын сүндерү чаралары белән коралланырга...
      710
      0
      0
    • 7 май 2015 - 07:18
      Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары Актүбә бистәсендә 8 майда узачак
      Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары Актүбә бистәсендә 8 майда узачак. Ул Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге паркта 9.00 сәгатьтә бәйрәм концерты белән башланып китә. 10.00 сәгатьтә - Җиңү һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар аллеяларын ачу тантанасы; парад, строй җырлары смотры; митинг; җиңел атлетика эстафетасы; 19.30 сәгатьтә -дискотека һәм 22.00 сәгатьтә...
      663
      0
      0
    • 7 май 2015 - 07:15
      Азнакай районында малларны җәйге лагерьларга күчерү буенча зур эш башкарыла
      Көннәр җылы, ямь-яшел булып үләннәр дә үсеп килә. Мондый табигать шартларында сыерларны фермаларда яткыру ярый торган эшме соң? Шуңа да районда малларны җәйге лагерьларга күчерү буенча зур эш башкарыла. Җәйләүләргә күчкән сөтбикәләр сөтне дә мулдан бирә башлаганнар. Мәсәлән, "Чалпы", "Шәвәлиев З.Г." кебек хуҗалыкларда көнлек савым 50-60 литрга арткан. Терлекчеләребез көнгә...
      773
      0
      0
    • 7 май 2015 - 06:22
      Журналист фронтовик Вәгыйз Вәлиевнең китабы тәкъдир ителде
      Бөек Ватан сугышында якташларыбыз мылтык тотып кына түгел, ялкынлы сүз белән дә дошманга каршы көрәшкән. Вәгыйз ага Вәлиев - нәкъ шундыйлардан. 1943-45 елларда ул 3 нче Украина фронтыныда чыгучы "Совет сугышчысы" дигән татар газетасында эшли, анда җиңүгә рухландырган күп шигырьләрен бастыра. Фронтовикның кызы - ветеран укытучы Галия Зиннәтуллина әтисенең иҗат...
      360
      0
      0
    • 7 май 2015 - 05:38
      «Азнакай» радиосы бүген һөнәри бәйрәмен каршылый
      Бүген "Азнакай радиосы" коллективы үзенең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Коллегаларыбызга яңадан-яңа иҗади уңышлар, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге телибез. Һәр тыңлаучы күңеленә барып җитә торган кызыклы тапшырулар, объектив чыгышлар киләчәктә дә тукталмасын, эфир дулкыннарында Азнакайны көтеп алучылар күп булсын. "Маяк" газетасы редакциясе
      717
      0
      0
    • 7 май 2015 - 05:18
      Азнакай әләме - Зур Ирәмәл тавында
      Җиңүнең 70 еллыгы хәрмәтенә Владимир Соколов җитәкчелегендә бер төркем туристлар һәм педагоголар патриотик акция оештырдылар: Башкортстанның изге һәм биеклеге буенча икенче булган Зур Ирәмәл тавына (1582 м) күтәрелеп, анда Азнакай флагын күтәрделәр, якты киләчәгебез өчен һәлак булган ватандашларыбыз истәлегенә чәчәкләр салдылар, аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
      411
      0
      0
    • 7 май 2015 - 05:03
      Азнакай Гаилә бәйрәменә әзерләнә
      Гаилә бәйрәме ел да районыбызда үзенчәлекле уза. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан быел бу тантаналы чарада 70 парның парадын оештыру планлаштырыла. ЗАГС бүлеге 2015 елда гаилә корган яшьләрне һәм көмеш, алтын, бриллиант туйларын билгеләп узучы парларны күркәм бәйрәмдә катнашу өчен теркәлергә чакыра. Сез теләгегезне 7-25-19, 7-24-79 телефоннары аша да белдерә аласыз.
      365
      0
      0
    Реклама