Азнакаево
  • Рус Тат
  • 31 март 2015 яңалыклары

    • 31 март 2015 - 08:17
      2015 ел - йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы
      Узган елгы диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча районда йөрәк-кан тамырлары авыруларының 348 очрагы теркәлгән. Үлем-китемнәрнең дә 61,6 процентының сәбәбе кан әйләнеше системасы чирләре белән бәйле. Мәсьәлә илкүләм бик мөһим һәм ул җитди игътибар таләп итә. 2015 ел сәламәтлек саклау өлкәсендә Россиядә йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде. Узган атнада...
      562
      0
      0
    • 31 март 2015 - 08:07
      Быел яз армияга Азнакайдан 76 егет китәчәк
      Быел язгы чакырылышта хәрби хезмәткә Азнакайдан 76 егет китәчәк. Алар медкомиссия үтә инде. Бүген хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең беренче утырышы узды. сүрәт интернеттан
      539
      0
      0
    • 31 март 2015 - 07:21
      “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә Актүбә укучылары да кушылды
      Актүбә 2 нче урта мәктәбе дә республикада узучы "Мин татарча сөйләшәм" акциясенә кушылды. Укучылар концерт программасы белән классларга, балалар бакчаларына, башка мәктәпләргә чыгып, җырлары, биюләре, шигырьләре белән телебезгә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булырга кирәклеген искәрттеләр. Бу чарада тамашачылар да актив катнашты. Алар интеллектуаль бәйгедә татар теленең грамматикасы, бистәбез тарихы, Татарстан...
      957
      0
      0
    • 31 март 2015 - 06:51
      Азнакай музеенда "Бүләкләр көне" акөиясе үткәрелә
      Төбәкне өйрәнү музее - ул безнең үткәнебезне һәм бүгенгебезне чагылдыручы көзге. Райондашлар ярдәме белән аның экспонатлары баеп тора. Мөгаен, әле кемнәрдәдер борынгы көнкүреш әйберләре, кызыклы фотосүрәтләр, китаплар, документлар саклана торгандыр. 1 апрельдән 7 апрельгә кадәр республикабызда "Бүләкләр көне" акциясе үткәрелә. Бу көннәрдә сез гаилә ядкәрләрен музейга тапшырып, игелекле гамәл кыла...
      809
      0
      0
    • 31 март 2015 - 06:45
      Азнакай малайлары очучы булырга әзерләнә
      Кайсы гына малай очучы булу турында хыялланып үсми икән? Азнакайлыларның бу хыялы тормышка ашырга тора. Инде хәбәр итүебезчә, Балалар иҗат үзәге "Авиация иле" республика проектында җиңеп, грант отты һәм Татарстандагы 5 пилот мәйданчыгының берсен Азнакайда булдыру хокукына ия булды. Шушы көннәрдә районга "ЯК-52" самолеты тренажеры кайтты. Ул гимназия базасында урнаштырылды...
      804
      0
      0
    • 31 март 2015 - 06:31
      Азнакай районында ярминкәләр гөрли
      Азнакай һәм Актүбә бистәсендә узган атнада да ярминкәләр гөрләде. Ярминкәгә килгән 13 хуҗалык 373 мең 450 сумлык - ит, 50 мең 400 сумлык - яшелчә, 22 мең сумлык - ашлык, бал сатты. Ярминкәдә катнашучылар да арта, товар ассортименты да төрлеләнә бара. Мәсәлән, Азнакай теплицасында үскән кыярны халык бик яратып алган.
      552
      0
      0
    • 31 март 2015 - 05:54
      Елатты да, җырлатты да Буралыда Нәүрүз
      Бөек Ватан сугышына Буралы авылыннан 152 кеше киткән. Аларның нибары 69ына гына туган якларга әйләнеп кайту насыйп була. Җиңү хакына гомерләрен биргән батырлар, яу кырыннан исән-имин кайтып, аның үсеше өчен бар тырышлыкларын куйган ветераннар истәлеген кабат яңартты ул көнне авылдашлар. Әлбәттә, тылда көн-төн белән хисаплашмый хезмәт иткән авылның бүгенге аксакаллары,...
      557
      0
      0
    Реклама