Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Мин татарча сөйләшәм” акциясенә Актүбә укучылары да кушылды

Актүбә 2 нче урта мәктәбе дә республикада узучы "Мин татарча сөйләшәм" акциясенә кушылды. Укучылар концерт программасы белән классларга, балалар бакчаларына, башка мәктәпләргә чыгып, җырлары, биюләре, шигырьләре белән телебезгә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булырга кирәклеген искәрттеләр. Бу чарада тамашачылар да актив катнашты. Алар интеллектуаль бәйгедә татар теленең грамматикасы, бистәбез тарихы, Татарстан...

Актүбә 2 нче урта мәктәбе дә республикада узучы "Мин татарча сөйләшәм" акциясенә кушылды. Укучылар концерт программасы белән классларга, балалар бакчаларына, башка мәктәпләргә чыгып, җырлары, биюләре, шигырьләре белән телебезгә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булырга кирәклеген искәрттеләр. Бу чарада тамашачылар да актив катнашты. Алар интеллектуаль бәйгедә татар теленең грамматикасы, бистәбез тарихы, Татарстан символикасы буенча белемнәрен сынаштылар. Бәйгедә иң күп балл җыеп, Гөлчәчәк Шагалиева 1 нче урынга чыкты. Айдар Мифтахов һәм Булат Шәкертҗанов та татар телен яхшы белүләрен исбатладылар.

Гөлгенә Мусина,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә Актүбә укучылары да кушылды