Азнакаево
  • Рус Тат
  • 12 ноябрь 2014 яңалыклары

    • 12 ноябрь 2014 - 08:50
      Гөнаһка чумган әби
      Шәһәребездә инде шактый еллар дәвамында олы яшьтәге ханымның насвай сатып ятуын белеп, ишетеп торабыз. Аның белән хокук саклау органнары хезмәткәрләренең, ветераннар советы әгъзаларының да берничә тапкырлар җитди сөйләшүе, кисәтүенә карамастан, ул кыңгыр эшен, явызлыгын дәвам итә. Юк, явызлык кына түгел, кешеләр гомерләренә селтәнү, тормышларын харап итү, язмышларны упкынга этәрү бу....
      374
      0
      0
    • 12 ноябрь 2014 - 07:19
      Азнакайда юл-транспорт һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән
      Ашыгулар һәләкәткә илтә Юл ашыгуларны кичерми. Көзге пычракларда җәяүлеләрдән дә, машина йөртүчеләрдән аеруча дә саклык сорала. Шәһәребездә 8 ноябрьдә булган юл һәлакәте моны тагын бер кат раслый. Азнакай ЮХИДИ бүлеге хәбәр итүенчә, бу көнне 18 сәгать 30 минутта М.Җәлил урамыннан Шәйхетдинов урамына таба әйләнгеч юлдан баручы "ВАЗ-21093" автомобиле хуҗасы светофорсыз...
      299
      0
      0
    • 12 ноябрь 2014 - 07:19
      Азнакайлылар “Роза ветров” халыкара конкурсында лаеклы чыгыш ясады
      "Роза ветров" халыкара конкурсының Мәскәүдә узган икенче турында Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары лаеклы чыгыш ясадылар. Ләйлә Дәбихуллина (укытучысы - З.Еникеева) - беренче дәрәҗә, Әмин Шакиров (И.Шакирҗанова) - икенче дәрәҗә, Разалия Бәдретдинова һәм Ләйсән Гайфиева (Л.Газизова)өченче дәрәҗә дипломант булдылар. Аларны Хөкүмәт йортының концертлар залында узган гала-концертында тантаналы төстә бүләкләделәр.
      479
      0
      0
    • 12 ноябрь 2014 - 06:46
      Азнакай Пенсия фонды идәрәсендә өлкәннәрне компьютер серләренә өйрәтәләр
      Тормышыбызга электрон хезмәтләр көннән-көн ныграк үтеп керә. Өлкәннәр дә заман агымыннан калышмасын өчен, аларны компьютер серләренә өйрәтәләр. Азнакай Пенсия фонды идәрәсе дә 1 октябрьдән өч мәктәптә укулар оештырган. Әле тагын сәламәт тормыш нигезләре, психология нигезләре һәм туган як тарихы буенча да өлкәннәрнең белемен тирәнәйтергә җыеналар.
      360
      0
      0
    • 12 ноябрь 2014 - 06:27
      Агымдагы елның ун аенда Азнакай районда барлыгы 713 сабый туган
      Азнакай шәһәрендә 500 нче бала теркәлде. ЗАГС бүлеге хәбәр итүенчә, агымдагы елның ун аенда районда барлыгы 713 сабый туган. Бу узган елга караганда 18 балага күбрәк. Туучылар арасында малайлар өстенлек итә (377). Балаларның 280е - гаиләдә беренче булса, калганнары икенче һәм аннан соңгылар. Ә Әгердән Хамзиннар бишенче балаларын алып кайткан.
      302
      0
      0
    • 12 ноябрь 2014 - 05:49
      Азнакайлылар коррупциягә каршы
      Коррупция кәнфит кабыннан башлана Рәзилә Исламова: -Биргәнне һәркем ярата инде ул. Нишлисең, бездә шулай кабул ителгән. Элек кәнфит кабы белән дә эшеңне җайлап-майлап була иде, хәзер ул гына аз кебек. Мин аны коррупция дип кабул да итмим инде. Барыбыз да ашыгабыз бит, документларны тизрәк әзерләтәсе, керәсе җиреңә чиратсыз гына үтәсе...
      332
      0
      0
    • 12 ноябрь 2014 - 05:48
      Азнакайның 87 нче янгын часте каравыл начальнигы ярдәмчесе Илгиз Закиров һөнәри осталык бәйгеләрендә 3 нче урынны яулады
      Ноябрь аенда Әлмәт шәһәрендә янгынга каршы көньяк-көнчыгыш бүлекчәләре арасында каравыл начальниклары ярдәмчеләренең һөнәри осталык бәйгеләре булып узды. Анда янгын сүндерүчеләрнең теоретик һәм практик белемнәре тикшерелде. Киеренке бәйгедә 87 нче янгын часте каравыл начальнигы ярдәмчесе Илгиз Закиров 3 нче урынны алды. Ул Казан шәһәрендә узачак йомгаклау бәйгесендә катнашачак.
      290
      0
      0
    • 12 ноябрь 2014 - 05:00
      Азнакайда "Маяк"ка язылу дәвам итә
      "Маяк"ка белән бергә булыгыз! Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2014 елның 1нче яртыеллыгына "Маяк" район газетасына язылу дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, газетабызга ярты елга язылу бәясе -474 сум. Редакциянең үзеннән алып китүчеләр "Маяк"ны 264 сумга яздыра алалар. Күпләп язылган предприятие-оешмаларга үз транспортыбыз белән итеп бирү мөмкинлеге дә бар (язылу бәясе - 324...
      312
      0
      0
    Реклама