Азнакаево
  • Рус Тат
  • 20 август 2014 яңалыклары

    • 20 август 2014 - 11:28
      16 украиналы Азнакайда вакытлыча качу урыны сорап мөрәҗәгать итте
      Азнакайга Украинадан әлеге республикада канкойгыч вакыйгалар башланган чордан алып бүгенге көнгә 35 кеше килде. Күпләре әти-әниләре, якыннары янына кайтты. Миграция хезмәте бүлегеннән әйтүләренә караганда, аларның 6сы кабаттан Волгоград өлкәсенә киткән. Вакытлыча качу урыны сорап мөрәҗәгать итүчеләр - 16 кеше (12се -зурлар, 4се - балалар). Азнакайга килүчеләр белән элемтәгә кереп карасак...
      273
      0
      0
    • 20 август 2014 - 11:23
      Азнакайда бер исерек икенчесен пычак белән кадаган
      Узган атнада районда өч җинаять кылынган, бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге начальнигы Илдар Шакиров белдерде. Спиртлы эчемлекләр куллануның азагы һәрвакыт аянычлы тәмамланганны барыбыз да белә. 10 августта бергә кәеф-сафа корган ике чалпылы арасында низаг туа. Нәтиҗәдә, берсе икенчесенең эчен җәрәхәтли, бүген гаеплегә карата җинаять эше...
      311
      0
      0
    • 20 август 2014 - 11:09
      Азнакай авыллары су белән тәэмин ителәчәк
      Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды. Узган атнадагы бәйрәм-чараларга анализ ясаганнан соң, ул агымдагы атнадагы чаралар планы белән таныштырды. Республикада тормышка ашырылучы "Чиста су" программасының төп максаты булып халыкны санитар-эпидемиология кагыйдәләренә, шулай ук гигиена нормалары таләпләренә туры килгән эчәр...
      362
      0
      0
    • 20 август 2014 - 11:03
      Азнакайның Актүбә бистәсендә мега-ферма эшли башлаячак
      Бу көннәрдә Азнакай районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов булып китте. Ул Актүбә бистәсендә төзелеп килүче 3900 башка исәпләнгән мега-ферма белән танышып йөрде. Заманча җиһазландырылган, чиста, уңайлы фермага җитәкче югары бәя бирде. Читтән продукция кертүне киметү турында сүз барган вакытта, халыкны ит-сөт белән тәэмин итүдә...
      572
      0
      0
    • 20 август 2014 - 11:01
      Азнакайда балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә 85 бала исәптә тора
      Азнакайда балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе эшчәнлеге белән комиссия секретаре Эльвира Солтангирова таныштырды. Бүген комиссиядә 85 балигъ булмаган бала исәптә тора. Аларның 29ы - спиртлы эчемлекләр кулланган, 27се - машина йөртү таныклыксыз транспорт чарасы белән идарә иткән, 14е -урлашкан, 9ы - кеше милкен белеп юк итү, 6сы вак урлашу өчен....
      360
      0
      0
    • 20 август 2014 - 10:16
      Азнакай игенчеләре урып-җыю эшләренең 52 процентын башкарып чыктылар
      «Марс» - районыбызда алдынгы мөстәкыйль хуҗалыкларның берсе булса, әлеге уңышларда бар гомерен механизатор хезмәтенә багышлаган Азат Галәветдиновның (рәсемдә) өлеше зур. Аны әле генә комбайнда күрсәң, бераздан машинасына менеп утырган булыр. Тәҗрибәле игенче әнә шулай теләсә кайсы техниканы иярли ала. Азат Галәветдинов «Нью-Холланд СSХ-7060» комбайнында 11608 центнер ашлык суктырып, алдынгылар рәтендә...
      336
      0
      0
    • 20 август 2014 - 07:04
      Азнакайда халык җыены узды
      Шәһәребезнең Татарстан мәйданы азнакайлыларның иң яраткан ял итү урынына әйләнде. Шулай булмыйча соң: кичләрен төсләр белән балкыган музыкаль фонтан, районның көн сулышы чагылган зур экран, тигез брусчатка өслегенә урнаштырылган утыргычлар, як-яктагы яшеллек - барсы да рәхәт бер тыныч халәткә төрендерә, җанга хозурлык өсти. Атна башындагы шәһәр халкы җыены да шушында...
      345
      0
      0
    Реклама