Азнакаево
  • Рус Тат
  • 17 июль 2014 яңалыклары

    • 17 июль 2014 - 12:55
      Азнакайда ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә
      Җәйге тымызык кичләрдә шәһәребездә урам бәйрәмнәре дәвам итә. Узган чәршәмбедә ул "Квартал №28" ТСЖга караган Шәйхетдинов урамы, 5 йорт ишегалдында узды. Зур концерт программасы, бүләкләүләр, төрле бәйгеләр, уеннар, атларда урам әйләнү һәм бөтен ишегалды халкын пылау белән сыйлауны да үз эченә алып, зур Сабан туен хәтерләткән бу бәйрәм турындагы тулырак...
      315
      0
      0
    • 17 июль 2014 - 12:30
      Азнакайда ашыгыч ярдәм бинасын ремонттан соң ачу тантанасы узачак
      Тәүлек әйләнә бер туктап тормый азнакайлылар сәламәтлеген кайгырткан, аларга ярдәмгә ашыккан ашыгыч ярдәм хезмәте бу көннәрдә үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтә. Аңа әзерлек барышында бинасына өр-яңа сулыш өрелеп, реконструкция үткәрелде. Бәйрәмне ул әнә шулай купшыланып каршы ала. Иртәгә ашыгыч ярдәм бинасын ремонттан соң ачу тантанасында республиканың Сәламәтлек саклау министры...
      317
      0
      0
    • 17 июль 2014 - 12:13
      Азнакайның Җиңү паркы проекты республика гранты отты
      Узган саннарда музей комплексы һәм Җиңү паркы төзелешләре Татарстанда муниципаль берәмлекләр һәм шәһәр округларының халык социаль проектлары республика конкурсында катнашу өчен сайлап алынганлыгы хакында хәбәр иткән идек. 15 июль көнне, конкурсның финал этабында Нефтьчеләр урамында төзеләчәк Җиңү паркы социаль проекты лауреат булып танылды. Аны тормышка ашыру өчен район 580 мең...
      309
      0
      0
    • 17 июль 2014 - 11:59
      Республика комиссиясе Азнакай игенчеләренең уракка әзерлеген югары бәяләде
      Кичә районда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Ростехнадзор хезмәте вәкилләре һәм башкалардан торган комиссия булды. Комиссия җирлегебездәге ашлык амбарларын, ашлык җыю комбайннарының 2014 елгы уңышны җыеп алуга әзерлеген тикшерде һәм аның дәрәҗәсен уңай бәяләде. Гөлгенә КӘРИМОА фотосы
      313
      0
      0
    • 17 июль 2014 - 10:50
      Азнакайда коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды
      Аның белән көрәшнең яңадан-яңа ысулларын эзләсәк тә, куллансак та ул бер дә җиңелергә уйламый бугай шул әле. Киресенчә, тамырларын көннән-көн ныграк кына җәя бара шикелле. Икътисадыбызның кайсы тармагында гына очратмыйбыз икән бүген бу куркыныч чирне? Көрәш чаралары нәтиҗәле түгелме, аларны булдымы - булды, уздымы - узды өчен генә оештырабызмы, законнарыбыз...
      550
      0
      0
    • 17 июль 2014 - 10:25
      13 ел эчендә Азнакайда янгын очраклары 78 дән 42 гә кадәр кимегән
      1927 елның 18 июлендә Россиядә янгыннарны кисәтү буенча хезмәт оешкан була. Бүгенге көндә ул Федераль Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәте дип атала. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан без Азнакай муниципаль районы күзәтчелек бүлеге җитәкчесе, эчке хезмәт полковнигы Рәфис Зарипов белән әңгәмә кодык. - Рәфис Фәварисович, район янгын инспекторларының эше нидән гыйбәрәт? - Азнакай...
      412
      0
      0
    • 17 июль 2014 - 06:00
      Мәскәүдә метрода каза күрүчеләр арасында Азнакай кызы да бар
      Мәгълүм булганча, сишәмбе, 15 июль көнне Мәскәү метрополитенының Арбат-Покров линиясендә авария булып, анда 23 кеше һәлак булды, 160тан артыгы зыян күрде. Зыян күрүчеләр арасында Азнакайдан 29 яшьлек Исламова Ләйсән Әнәс кызы да бар. Ул бүгенге көндә Мәскәү шәһәренең 12 нче сырхауханәсендә дәвалану ала. Без Ләйсәннең хәлен белешеп әлеге медицина учреждениесенә...
      323
      0
      0
    • 17 июль 2014 - 04:56
      Юл буена куелган һәйкәлләр Азнакайны бизәми
      Маршрут автобусында Азнакайдан Казанга юл алдым. Кәефләр яхшы, табигатьнең хозурлыгына сокланып барам шулай. Баш миендә чәбәләнүче уйлар да якты һәм матур иде. "Иде" дим, чөнки юл буенда урын алган һәйкәл - чардуганнарны күргәч, уйлар бөтенләй икенче юнәлеш алды, дөнья караңгыланып киткәндәй булды, кәеф тәмам төште. Ни дисәң дә без чардуганнарны...
      280
      0
      0
    Реклама