Азнакаево
  • Рус Тат
  • 19 июнь 2014 яңалыклары

    • 19 июнь 2014 - 13:09
      Азнакайда «Хәтер шәме» яшьләр митингы узачак
      22 июньдә шәһәребездә Бөек Ватан сугышы башлану -Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Хәтер шәме» акциясе үткәрелә. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе, Яшьләр идарәсе тарафыннан оештырылган акция Татарстан мәйданыннан (җыелу урыны - фонтан яны) 21.00 сәгатьтә старт алачак. Барлык азнакайлыларны акциядә катнашырга, хәтер шәмнәре яндырып, батыр якташларыбыз истәлеген яңартырга чакырабыз.
      299
      0
      0
    • 19 июнь 2014 - 13:04
      Данис Вафин хөрмәтенә Азнакайда хәйрия концерты узачак
      Һәр сабый дөньяга үз бәхете белән туа диләр. Азнакай шәһәрендә яшәүче Вафиннар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән кечкенә Данис та әле үзен бәхетле сизә, әмма авыру нәниләрне дә кызганып тормый шул: ул каты авырый, ашыгыч рәвештә дәваланырга тиеш. Заманча югары дәрәҗәдәге клиникада бер дәвалану курсы узу өчен 100 мең...
      317
      0
      0
    • 19 июнь 2014 - 13:00
      Асыл Исхаков – Азнакайның бердәнбер дипломлы сунарчы-биологы
      Районның аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте рәисе Асыл Әсгать улы Исхаков шушы көннәрдә үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтә. Ул 1975 елдан бирле аучылык белән шөгыльләнә, соңгы ун елда җәмгыятьнең алыштыргысыз рәисе. Азнакайда туып үскән Асыл хезмәт юлын ПДУ-2437дә грейдерчы булып башлый. 1972 елда хәрби хезмәткә алына, аны чик сагы гаскәрләрендә,...
      281
      0
      0
    • 19 июнь 2014 - 12:54
      Коеп яуган яңгыр Азнакайның Әгерҗе авылы Сабан туена зыян салмады
      Иртәдән үк коеп яуган яңгыр Әгерҗе авылы Сабан туена зыян салмады. Таңнан ук мәйданда сәүдәгәрләр, күпчелек авылның якташ эшмәкәрләре чатырларын корды, тирә-юньгә шашлык исе таралды. Эшмәкәрләр тәвәккәл, тырыш халык. Әле авылдашларының көтеп алган бәйрәмен уздыруда да саллы гына өлеш керткән иганәчеләр дә алар. Яңгырлар бераз тәмамлануга, авыл халкы, килгән кунаклар...
      331
      0
      0
    • 19 июнь 2014 - 12:48
      Азнакай хуҗабикәләре ишек алдындагы чүпкә ирек бирми
      Шәһәребезнең көннән-көн матураюына куанып, урамдагы йортларга күз сала-сала атлыйм. Яшәргә акча җиткереп булмый, дип никадәр зарлансак та, ел саен яңа урамнар барлыкка килә, хан сараедай кукраеп утырган шәхси йортлар саны артканнан - арта бара. Күр инде син менә бу йортны гына. Хуҗасы бик төшемле эштә, күрәсең, өе күрше-тирәнекеннән шактый калку,...
      291
      0
      0
    • 19 июнь 2014 - 07:13
      Азнакайда ишек төбеннән ике машина урланган
      Оператив хәлгә күзәтү ясап, Россия эчке эшләр министрлыгының Азнакай бүлеге начальнигы Илдар Шакиров узган атнада дүрт җинаять кылынганлыгын, шуның өчесе ачыклануын әйтте. Ишек төбеннән ике машина урланган, алар хуҗаларына кайтарылган. Угрылардан тимер капкалар да саклый алмый: "Юлдаш" ширкәтендә гараж ишеген кисеп кергәннәр.
      254
      0
      0
    • 19 июнь 2014 - 07:08
      Азнакайдан укучы кыз Халыкара олимпиадада җиңү яулаган
      Кәкре Елга урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Энҗе Раббаниева рус телен районда иң камил белүчеләрдән дияргә була. Ул әлеге фән буенча Халыкара олимпиадада катнашып, финалга чыккан йөздән артык укучы арасында җиңү яулаган.
      299
      0
      0
    • 19 июнь 2014 - 06:17
      Азнакайда тагын бер янгын Заречная урамында чыга
      Сишәмбе көнне иртә белән янгын сүндерү частена Азнакай шәһәре Заречная урамындагы хуҗалыкта янгын чыгу турында хәбәр алына. Хәл бик катлаулы була. Янгын көчәйгәннән-көчәя, аның күрше йортларга да таралу куркынычы туа. Өстәмә рәвештә янә янгын сүндерүчеләр чакырыла. Уртак көч белән ут аждаһасының таралуына юл куелмый. Нәтиҗәдә тулысы белән мунча, сарай янып...
      267
      0
      0
    Реклама