Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай хуҗабикәләре ишек алдындагы чүпкә ирек бирми

Шәһәребезнең көннән-көн матураюына куанып, урамдагы йортларга күз сала-сала атлыйм. Яшәргә акча җиткереп булмый, дип никадәр зарлансак та, ел саен яңа урамнар барлыкка килә, хан сараедай кукраеп утырган шәхси йортлар саны артканнан - арта бара. Күр инде син менә бу йортны гына. Хуҗасы бик төшемле эштә, күрәсең, өе күрше-тирәнекеннән шактый калку,...

Шәһәребезнең көннән-көн матураюына куанып, урамдагы йортларга күз сала-сала атлыйм. Яшәргә акча җиткереп булмый, дип никадәр зарлансак та, ел саен яңа урамнар барлыкка килә, хан сараедай кукраеп утырган шәхси йортлар саны артканнан - арта бара. Күр инде син менә бу йортны гына. Хуҗасы бик төшемле эштә, күрәсең, өе күрше-тирәнекеннән шактый калку, шәп таштан, түбәсе дә: "Менә мин!", - дигәндәй, күккә ашкан.

Ул коймалар... - кирпеч нигезгә беркетелгән, тимердән оста кулы тәкыя үргән. Һәм... шушы матурлыкны бозып, капка төбен чүп үлән басып, гайре ямьсезләп утыра. Менә сиңа! Затлы йорт җиткерергә хәленнән килгән хуҗаларның бер тиен акча чыгармыйча матурлап куясы капка төбенә кулы җитмәгән. Һичьюгы үләнен булса да чапсалар, бу өй купшылыгы белән урам башыннан ук күренеп торыр иде.

Ихтимал, алар Тукай микрорайонындагы кебек күз явын алырлык ихата алларын күрмәгән. Бөдрә туялар, зәңгәрсу чыршылар, аллы-гөлле розалар иле биредән бер генә узгынчыны да битараф калдырмый торгандыр. Хәер, минем үземә мондый кыйммәтле матурлыктан битәр ак ромашкалы, кызыл канәферле, җиһанның бар төсен җыйган кашкарыйлы түтәлләр ныграк ошый. Акча да чыгарасы юк, аларның орлыгын күршеңнән дә, таныш-белештән дә табып була, сатуда да шалкан бәясе генә.


-Яңа Юлда урамыбыз белән ярыша-ярыша чәчәк үстерәбез, - ди бер хезмәттәшебез. -Берәребездә чит-ят чәчәк-гөл барлыкка килсә, икенче елны ул инде бөтен урамны биләп алган була. Ландшафт дизайнерларына әйләнеп беттек инде - бер таш, агач кисәге тиктомал аунап ятмый - менә дигән клумбага әйләнә дә куя.


Клумба дигәннән, шәһәребез урамнарын чәчәккә күмгән осталар үрнәгенә ияреп, хәзер шәхси йорты белән яшәүчеләр дә чәчәк үстерергә өйрәнеп бетте. Күргәнегез бардыр: чәчәкләр иске тәгәрмәчләрдә, ваклап киселгән агач кәүсәләре рәтләре эчендә, тауга ошатып өелгән ташлар арасында, җыйнак бордюрлар артында, хәтта... үрелгән каз оясында да. Һәркемнең үз зәвыге, фантазиясе.

Иртә яздан бөреләнеп, караңгы көзгәчә чәчәктә. Тик менә шушы гүзәллекне юкка чыгарып утырган кайбер ихаталарга күз төшкәч, кәеф кырылып куя. Кеше буе булып калыккан ул тигәнәк, кычытканнарны чабып, инде чалгың юк икән, китмән, көрәк белән дә төпләп була бит. Ялкаулык, җәмәгать, моны бүтән берничек тә әйтеп булмый. Уртак җитешсезлекләрне бик яхшы күрсәк, дәгъва белдерергә ашыксак та, борын астындагы үзебезнең ялкаулык, битарафлыкны күрергә, танырга ашыкмыйбыз.


Әлбәттә, бөтен кеше дә капка төбенә чәчәк утыртырга тиеш дигән сүз түгел. Чабылган яшел чирәмлекләре дә әллә каян күз явын алып, балкып тора. Икенчеләре рәте белән чия, миләш утырткан, очларын кисеп торгач, сураймыйча, матур булып җәелеп үскәннәр. Кайбер хуҗабикәләр чәчәкне уймак-уймак итеп үлән арасына чәчкән... Ни генә дисәң дә, чүлмәк тышыннан билгеле, дигән кебек, йорт эче, аның хуҗаларының кемлеге дә капка төбеннән үк шәйләнә.


Янәшә-тирәсе тигез итеп чабылган, чәчәк түтәлләренә төренгән оешма-учреждениеләр янәшәсеннән дә хозурланып үтеп китәсең. Матурлыкны барыбыз да ярата, җәмәгать, ә аны тудыру бары тик үзебездән генә тора.


Лиза Нурлыева,

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай хуҗабикәләре ишек алдындагы чүпкә ирек бирми