Азнакаево
  • Рус Тат
  • 21 май 2014 яңалыклары

    • 21 май 2014 - 12:49
      Күктәкә авылында яңа ФАП ачылды
      Татарстан авылларында сәламәтлек саклауны яңартуның республика программасы нигезендә, шушы көннәрдә районда модульле фельдшер-акушерлык пунктының чираттагысы сафка басты. Үзебезнең "Азнакай Нефтемаш заводы" ААҖ инженерлары проектлаштырган беренче ФАП модуле, моннан ике ел чамасы гына элек, Митрәй авылында җыелган һәм файдалануга тапшырылган иде. Шуннан соң эстетик эшләнеше буенча күңелне үзенә тартып торучы, авыруларны...
      322
      0
      0
    • 21 май 2014 - 10:19
      Азнакай районы “Канун биләмәсе” республика конкурсында икенче урынга лаек булды
      Казан шәһәрендә "Канун биләмәсе" республика конкурсына йомгак ясау тантанасы булды. Анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты һәм җиңүчеләргә лауреат дипломнары тапшырды. "Муниципаль район һәм шәһәр округларында хокук тәртибе булдыруга керткән өлеш өчен" номинациясе буенча Азнакай муниципаль районы, Түбән Камадан гына калышып, призлы икенче урынга лаек булды. Фото
      300
      0
      0
    • 21 май 2014 - 06:45
      “Маяк” икенче ел рәттән “Бәллүр каләм”ле булды
      19 май - Татар матбугаты көне уңаеннан журналистика өлкәсендә иң мәртәбәле бәйге - "Бәллүр каләм - Хрустальное перо" конкурсына йомгак ясалды. "Маяк" газетасы "Бәллүр каләм"гә икенче ел рәттән лаек булды. Быелгы бәйгедә без «Татарстанда экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы» махсус номинациясендә җиңү яуладык. Әйтергә кирәк, бәйге уздыру тарихында...
      253
      0
      0
    • 21 май 2014 - 05:58
      Быел “Татнефть” Азнакайның балалар бакчаларын төзекләндерүгә 25 миллион сум бүлеп биргән
      Белгәнебезчә, азнакайлылар нефтьчеләребезнең ярдәмен даими тоеп яши. "Татнефть" ААҖнең кадрлар һәм социаль үсеш буенча генераль директор урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев күптән түгел Азнакай районына эш визиты белән килеп, капиталь ремонт ясау буенча нинди ярдәм кирәген белү максатыннан мәктәпкәчә учреждениеләр белән танышып чыккан иде. Танышу барышында ул шәһәрнең 1нче балалар бакчасында хезмәткәрләрнең...
      280
      0
      0
    • 21 май 2014 - 05:44
      Бурычы булган 261 азнакайлыга илдән чыгу чикләнгән
      Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе өлкән суд приставы Дилүс Рәфыйков үзенең чыгышында Азнакай бүлеге эшчәнлеген яктыртты. Ул китергән мәгълүматларга караганда, агымдагы елның дүрт аенда бүлектә 12393 башкарма производство булган, 12200 мең сум акча түләтелгән. Бурычы булган 261 азнакайлыга Россия Федерациясеннән чыгу чикләнгән. Болар - алиментлар, кредитлар, салымнар һәм башка әҗәтләре...
      270
      0
      0
    • 21 май 2014 - 05:42
      Азнакайда чираттагы уен салоны ябылды
      Соңгы атнада Азнакайда 10 җинаять эше теркәлгән, аның алтысы «кайнар эз»дән ачылган. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров белдерде. Авылларда урлашу очраклары арткан. Октябрь Бүләк, Сарлы, Кәкре Елга, Сәпәй авылларында теркәлгән урлашу фактлары әнә шул хакта сөйли. Аларның барысы да чит кеше милке -көнкүреш техникаларын кулга төшерү...
      278
      0
      0
    • 21 май 2014 - 05:38
      Азнакайның балалар лагерьлары җәйге сезонга әзер
      Агымдагы атнаның дүшәмбе киңәшмәсендә дәүләт Советы депутаты, «Азнакайнефть» идарәсе җитәкчесе Рәзиф Галимов та катнашты. Үзенең чыгышында ул «Бөркеткәй» һәм «Каенкай» лагерьларының җәйге ялларны уздыруга әзер булуларын, эшләрнең тулы куәтенә баруын билгеләп үтте. Нефтьчеләр ел саен балаларга заманча лагерьларда ял итү мөмкинлеге тудыра. Мәсәлән, быел «Каенкай»да өстәмә 60 урынлык йокы корпусы...
      277
      0
      0
    Реклама