Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күктәкә авылында яңа ФАП ачылды

Татарстан авылларында сәламәтлек саклауны яңартуның республика программасы нигезендә, шушы көннәрдә районда модульле фельдшер-акушерлык пунктының чираттагысы сафка басты. Үзебезнең "Азнакай Нефтемаш заводы" ААҖ инженерлары проектлаштырган беренче ФАП модуле, моннан ике ел чамасы гына элек, Митрәй авылында җыелган һәм файдалануга тапшырылган иде. Шуннан соң эстетик эшләнеше буенча күңелне үзенә тартып торучы, авыруларны...

Татарстан авылларында сәламәтлек саклауны яңартуның республика программасы нигезендә, шушы көннәрдә районда модульле фельдшер-акушерлык пунктының чираттагысы сафка басты.

Үзебезнең "Азнакай Нефтемаш заводы" ААҖ инженерлары проектлаштырган беренче ФАП модуле, моннан ике ел чамасы гына элек, Митрәй авылында җыелган һәм файдалануга тапшырылган иде. Шуннан соң эстетик эшләнеше буенча күңелне үзенә тартып торучы, авыруларны кабул итү өчен искиткеч уңайлы мондый биналар районның Банки Сукаеш, Түбән Якый, Чубар Абдул авылларында калкып чыкты.

[ФОТОРЕПОРТАЖ]

Ә бишенчесен - Күктәкәнең мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, мәчет, кибеттән торган социаль-көнкүреш үзәге комплексын тулыландырып торучы фельдшер-акушерлык пунктын ачу, бирегә килгән дистәләгән авыл халкының һәрберсе - олысы-кечесе өчен зур бәйрәмгә әверелде. Урам тутырып дәртле музыка яңгырады, шәһәр-район Мәдәният йорты артистлары җилкендергеч җырларын башкады, тальянчылар ансамбле моңы үзәкләрне өзде, хәтфә чирәмле урам уртасына тезелгән мул нигъмәтле өстәлләрдә күмер самавырлары кайнады, яңа гына табадан төшкән коймак, тәм-төмнәр кунакларны көтте...

Тантананы Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин ачты, язгы чәчү эшләрен уңышлы башкарып чыккан күктәкәлеләргә рәхмәтен белдерде, сәламәтлекләрен ныгыту өчен яңа фельдшер-акушерлык бинасы ачылу белән тәбрикләде. Аны төзүчеләргә, биләмәсен ихаталауда, төзекләндерүдә һәрьяклы ярдәм күрсәткән предприятие-оешма вәкилләренә, озак еллар авыл халкы сәламәтлеге сагында торган ветераннарга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Авыл бәйрәменә әверелгән әлеге очрашуда тәбрикләү чыгышы ясаучылар да, бүләкләүләр дә күп булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күктәкә авылында яңа ФАП ачылды