Азнакаево
  • Рус Тат
  • 13 май 2014 яңалыклары

    • 13 май 2014 - 09:51
      Азнакайның Җиңү мәйданы урынында 1941 елда басу капкасы торган
      Быел Бөек Җиңүнең 69 еллыгын билгеләп үттек. Шәһәребез урамнарына иртә белән агылган сугыш чоры җырлары тиздән төп мәйданда бәйрәм тантанасы буласын искәртеп, халыкны бирегә дәште. Бу көтеп алынган изге бәйрәмгә һәр ел үз төсмерен өсти. Ве-тераннарыбыз, хәрбиләр, оешма-учреждениеләр коллективлары, мәктәп укучылары колонналарында да, аларны каршы алган халык сафында да кулларда...
      443
      0
      0
    • 13 май 2014 - 09:15
      Сугышта һәлак булганнар истәлегенә Актүбәдә автомат залплары яңгырады
      Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган тантаналы митинг Актүбә эшчеләр бистәсендә 8 май көнне узды. Ул бистә мәктәпләре укучылары парады белән башланды. Тантананың иң хөрмәтле кунаклары булган сугыш һәм тыл ветераннары сафы быел, ни кызганыч, сизелеп сирәгәйгән иде - күпләре инде бакыйлыкка күчкән, исәннәре, олы яшьтә булу сәбәпле, чарага...
      432
      0
      0
    • 13 май 2014 - 07:58
      “Маяк” газетасы Азнакай халкын Әбүнәче көненә чакыра
      15 май көнне 9дан 15 сәгатькә кадәр "Маяк" газетасы Азнакай почтамты бинасында (Пушкин ур., 6 нчы йорт) "Әбүнәче көне" уздыра. Бу көнне "Маяк"ка язылган һәр кеше газетага язылу бәясеннән ким булмаган бүләккә - затлы китапка ия булачак. Бик күңелле булачак, килегез!
      453
      0
      0
    • 13 май 2014 - 07:53
      Азнакайда хезмәт закончалыклары сакланышын тәэмин итү максатында “кайнар линия” эшлиячәк
      13, 14 майда иртәнге сәгать 10 нан кичке 5 сәгатькә кадәр халыкка хокукый ярдәм күрсәтү һәм хезмәт закончалыклары сакланышын тәэмин итү максатында "кайнар линия" телефоннары эшлиячәк. Сезгә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиллек аппараты, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты, Татарстан Республикасы яшь юристлар берлеге әгъзалары җавап бирәчәк. Телефоннар:8(843)236-40-62; 8(843)236-40-98; 8(843)236-40-17.
      423
      0
      0
    • 13 май 2014 - 06:42
      Азнакайның терлекләрнең 70 проценты җәйге лагерьларга күчерелгән
      Бүгенге көндә район хуҗалыкларында терлекләрнең 70 проценты җәйге лагерьларга күчерелгән. Бу көнлек савымның артуында да чагылыш таба. Бер көнгә 102 тонна сөт савыла. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 6 тоннага артыграк.
      427
      0
      0
    • 13 май 2014 - 06:37
      Азнакайда Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак
      Районыбыз җирлегендә "Көнчыгыш Татарстанда кеше һәм табигать. Азнакай районы: тарих һәм мәдәният проблемалары" дигән темага халыкара фәнни-гамәли конференция үткәреләчәге турында хәбәр иткән идек инде. КФУ профессоры Альберт Борһанов биргән мәгълүматларга караганда, 23 майга билгеләнгән әлеге чарада якын чит илләрдән, Мәскәү, Казан, Уфа вузларыннан танылган галимнәр, Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарыннан килгән йөздән...
      496
      0
      0
    • 13 май 2014 - 06:35
      Азнакайның алдынгы игенчеләренә 400дән артык сертификат тапшырылды
      Быелгы язгы кыр эшләре барышында үсемлекләрне тукландыру, корткычларга каршы көрәш, туфрак эшкәртү, чәчү, орлык ташуда өлгерлек үрнәкләре күрсәткән игенче-механизаторларга, аларның ярдәмчеләренә, автомобиль йөртүчеләргә, чәчүлек орлык эшкәртүчеләргә, эшләүче пенсионерларга гомуми күләме 361 мең сум булган 400дән артык сертификат тапшырылды. 50гә якын кеше әлеге бүләккә икешәр, өчәр тапкыр лаек булды.
      457
      0
      0
    • 13 май 2014 - 04:56
      Азнакайда Музейлар төне узачак
      Туган як һәркайсыбыз өчен изге, кадерле. Аның тарихын бөртекләп җыеп, ядкарь итеп саклыйбыз. Мәдәният елында бу эшчәнлеккә игътибар аеруча. Бөтендөнья музейлар көне уңаеннан җирлегебездә күптөрле чаралар планлаштырыла. 15 майда 15.00-22.00 сәгатьләрдә Балалар иҗат үзәгендә "Музейлар төне" махсус проекты кысаларында "Гасырларны ялгаган җеп" интерактив экпозиция оештырыла. Бары тик шушы көндә генә...
      476
      0
      0
    Реклама