Азнакаево
  • Рус Тат
  • 29 октябрь 2013 яңалыклары

    • 29 октябрь 2013 - 10:35
      Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда бәетләр-мөнәҗәтләр кичәсе узды
      Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда 3нче урта мәктәп укучылары һәм укытучылары катнашында "Бәетләр-мөнәҗәтләр кичәсе" узды. Төрле фаҗигале хәлләргә дучар булган язмышлар турында бәетләр тыңланды. Кичәгә кунак булып килгән апалар - Тәнзилә Хәкимова, Фәния Фәттахова, Канига Хәмидуллина мөнәҗәтләр әйттеләр, балаларга үгет-нәсихәт бирделәр. Быел нәшер ителгән, музей фондына күптән түгел генә бирелгән М.Солтановның...
      320
      0
      0
    • 29 октябрь 2013 - 07:30
      “Маяк” газетасы Азнакайда булачак Салават Фәтхетдинов концертына билетлар уйнатачак
      25 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр "Маяк" газетасына язылучылар арасында - 4 кешегә, октябрь ае нәтиҗәләре буенча иң яхшы дип табылган 1 почтальонга 8 ноябрьдә узачак Салават Фәтхетдинов концертына билетлар уйнатылачак. Бәхет кемгә елмайганын газетабызның 1 ноябрь саныннан белә аласыз. Әбүнәчеләрнең квитанцияләре белән 25-30 октябрьдә 17 сәгатькә кадәр редакциянең реклама бүлегенә...
      274
      0
      0
    • 29 октябрь 2013 - 06:15
      Азнакайда штрафка тартылган кибет хезмәткәрләре срогы чыккан сыр куймаячакларын вәгъдә иттеләр
      Редакция почтасына кайбер Азнакай кибетләрендә сатылучы азык-төлекнең срогы чыкканлыгы яки сыйфатсыз булуы хакында зарланып газета укучыларыбыздан хатлар килә. Әмма чеклар сакланмау яисә ачылган фактның шунда ук белгечләр чакыртып урында тикшерелмәве, рәсми теркәлмәве һәм инде вакыт узу сәбәпле, алар буенча журналист тикшерүе, рейдлар үткәрү инде мөмкин булмый. Шәһәрдәшебез А.Завьяловадан чираттагы шундый...
      262
      0
      0
    • 29 октябрь 2013 - 06:00
      Карамалы мәдәният йортын ремонтлауга Азнакай бюджетыннан 1 миллион сум бүлеп бирелде
      Карамалы җирлегендәге "Союз-Агро" ҖЧҖ һәм "Таллы Бүләк" АХК икесе дә районда алдынгылар рәтендә. Игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнүче әлеге хуҗалыкларда җирлегебездә яшәүче 85 кеше хезмәт куя. Урып-җыю эшләре тәмамлангач, яңа уңыштан һәр пай җире өчен 3әр центнер ашлык таратылды, "Таллы Бүләк" АХК халыкны печән белән дә тәэмин итте. Шул рәвешле,...
      368
      0
      0
    • 29 октябрь 2013 - 05:39
      Әгерже халкының тормыш дәрәҗәсе елдан-ел яхшыруга бара
      Әгерже авылы җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов шәхси хуҗалыкларны яшәтү, үстерүгә зур әһәмият бирә. Халыкның тормыш дәрәҗәсе елдан-ел яхшыруга бара. Быел 20 гектарда күпьеллык үлән чәчелеп, мал-туар асраучы барлык кешеләрне печән һәм салам белән тәэмин иттеләр. Яңгырлар туктаусыз явып торуга карамстан, печән ихатабызга вакытында кайтты һәм аны чылатмый өеп тә куя...
      298
      0
      0
    • 29 октябрь 2013 - 05:03
      Азнакайда ярминкәдә 421 мең сумлык продукция сатылды
      Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсендә узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә 11 предприятие катнашып, 421 мең сумлык продукция тәкъдим итте. Ярминкәдә терлек һәм кош-корт ите, яшелчә, бал, бөртекле культуралар сатылган. ********************* 1 ноябрьдә Азнакай шәһәренең Сөембикә урамында узачак авыл хуҗалыгы һәм җитештерү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм ярминкәсенә килергә онытмагыз! Бу көнне...
      295
      0
      0
    Реклама