Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әгерже халкының тормыш дәрәҗәсе елдан-ел яхшыруга бара

Әгерже авылы җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов шәхси хуҗалыкларны яшәтү, үстерүгә зур әһәмият бирә. Халыкның тормыш дәрәҗәсе елдан-ел яхшыруга бара. Быел 20 гектарда күпьеллык үлән чәчелеп, мал-туар асраучы барлык кешеләрне печән һәм салам белән тәэмин иттеләр. Яңгырлар туктаусыз явып торуга карамстан, печән ихатабызга вакытында кайтты һәм аны чылатмый өеп тә куя...

Әгерже авылы җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов шәхси хуҗалыкларны яшәтү, үстерүгә зур әһәмият бирә. Халыкның тормыш дәрәҗәсе елдан-ел яхшыруга бара.

Быел 20 гектарда күпьеллык үлән чәчелеп, мал-туар асраучы барлык кешеләрне печән һәм салам белән тәэмин иттеләр. Яңгырлар туктаусыз явып торуга карамстан, печән ихатабызга вакытында кайтты һәм аны чылатмый өеп тә куя алдык.

Район җитәкчелеге дә олы мал асраучыларга ярдәмен күрсәтеп тора. Әле күптән түгел генә өч хуҗалыкка тантаналы төстә саву аппаратлары тапшырылды. Көзге уңыштан икешәр центнер ашлык тараттылар.

Җир пайчыларының ышанычлысы итеп сайланган Гөлфия Сәйфетдинова бик тынгысыз. Һәркайсыбызның мәнфәгатен кайгырта, гозерләребезне вакытында хәл итә. Ул авыл биләмәсе башлыгының уң кулы дисәк тә ялгыш булмас. Аның белән тыгыз элемтәдә тора, проблемаларны узара киңәшеп, бергәләп чишү юлларын карыйлар.

Безнең Мәнәвез авылында һәр елдагыча Өлкәннәр көне быел да бик матур итеп, чәй табыны артында үткәрелде. Яше-карты җыелып рәхәтләнеп ял иттек. Кыскасы, тормышларыбыз җитү, бәрәкәтле, яшәгән саен яшисе генә килеп тора.

Флера Мөхәммәтова,

хезмәт ветераны, ТРның атказанган сәүдә хезмәткәре

Рәсем: Биләмә башлыгы Назыйф Хәсәнов һәр йортта үз кеше

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әгерже халкының тормыш дәрәҗәсе елданел яхшыруга бара