Азнакаево
  • Рус Тат
  • 4 сентябрь 2013 яңалыклары

    • 4 сентябрь 2013 - 10:10
      Яшь янгын сүндерүчеләр кечкенәдән үк ут белән көрәшергә өйрәнә
      Азнакайның 4 нче лицеенда янгын күзәтчелеге инспекторы яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы белән очрашты. Ул балаларны кызыксындырган күпсанлы сорауларга җаваплар бирде, яшь дружиначыларның янгын кагыйдәләрен өйрәтүдә, тирә-як мохитне бәла-казадан саклауда үзләреннән зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте. Фото Интернеттан алынды
      277
      0
      0
    • 4 сентябрь 2013 - 07:53
      Азнакайда «Яшьтәш» яшьләр радиотапшыруын алып баручыларга кастинг үтә
      Мәгариф идарәсе һәм яшьләр эше буенча идарә «АРТ» телерадиокомпаниясе белән берлектә мәктәп укучылары арасында «Яшьтәш» яшьләр радиотапшыруын алып баручыларга кастинг үткәрә. Кастинг 5 сентябрьдә 15.00 сәгатьтә Балалар иҗаты үзәгендә үтәчәк. Кастингта катнашу өчен алдан язылу кирәкми. Теләүчеләрне көтеп калабыз! Татар телен белү мәҗбүри. Белешмәләр өчен тел. 8-917-918-94-84.
      273
      0
      0
    • 4 сентябрь 2013 - 03:46
      Азнакай терлекчеләре малларны җылы торакларга кайтару турында да кайгырта
      Карабодай, рапсны исәпкә алмаганда, районда бөртекле һәм бөртекле кузаклы культураларны урып-җыю эшләре тәмамланды. Бүгенге көндә хуҗалыклар тиешле технологияләрне саклап, үзвакытында сыйфатлы итеп көзге чәчү эшләрен башкарып чыгу өчен бар тырышлыгын куя. Быел исә чәчү мәйданын тагын да арттырып, 20 мең гектарга җиткереләчәк. Шулай ук киләсе ел уңышы өчен җир эшкәртү...
      524
      0
      0
    • 4 сентябрь 2013 - 02:14
      Азнакайда “Чиста су” Республика программасы уңышлы тормышка ашырыла
      Районда "Чиста су" Федераль һәм Республика программасын тормышка ашыру уңышлы бара. Микулино, Балтач, Сәпәй, Татшуган авылларына, шәһәрнең Яңа Юл микрорайонына су кертү буенча 25 млн. сумлык эш башкарыла. Бүгенге көндә "Инженерлык челтәрләре" ҖЧҖ Яңа Юлның Кырлы, Ислам, Чаткы, Юлдаш, Чишиә буе урамнарына су үткәргеч торбалары сала.
      277
      0
      0
    Реклама