Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай терлекчеләре малларны җылы торакларга кайтару турында да кайгырта

Карабодай, рапсны исәпкә алмаганда, районда бөртекле һәм бөртекле кузаклы культураларны урып-җыю эшләре тәмамланды. Бүгенге көндә хуҗалыклар тиешле технологияләрне саклап, үзвакытында сыйфатлы итеп көзге чәчү эшләрен башкарып чыгу өчен бар тырышлыгын куя. Быел исә чәчү мәйданын тагын да арттырып, 20 мең гектарга җиткереләчәк. Шулай ук киләсе ел уңышы өчен җир эшкәртү...

Карабодай, рапсны исәпкә алмаганда, районда бөртекле һәм бөртекле кузаклы культураларны урып-җыю эшләре тәмамланды.

Бүгенге көндә хуҗалыклар тиешле технологияләрне саклап, үзвакытында сыйфатлы итеп көзге чәчү эшләрен башкарып чыгу өчен бар тырышлыгын куя. Быел исә чәчү мәйданын тагын да арттырып, 20 мең гектарга җиткереләчәк. Шулай ук киләсе ел уңышы өчен җир эшкәртү эшләре тулы куәтенә бара.

Малкайлар кышын тук булыр, бер баш шартлы терлеккә 19 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән, аны 24 центнерга җиткерү бурычы куела. 2-3 метрга җиткән кукурузны әрәм-шәрәм итмичә үзвакытында силоска салып куясы бар. Көннәр аяз торганда малларны үзвакытында җылы торакларга кайтару турында да кайгыртырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай терлекчеләре малларны җылы торакларга кайтару турында да кайгырта