23 август 2013 яңалыклары
-
Азнакай эшмәкәрләре гаделсез конкуренция мәсьәләсен тикшерде
Узган атнада район эшмәкәрләре монополиягә каршы Федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Дмитрий Кравченко белән очрашты. Киңәшмә эшендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, район эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангиров катнашты. Дмитрий Романович әлеге идарәнең эшчәнлеге, монополиягә каршы закончалыкларны бозмас өчен кагыйдәләрнең сакланырга тиешлеге һәм аларны бозган очракта нинди...
-
Азнакайда яшь гаиләләргә бозау бүләк иттеләр
Узган елның шул чоры белән чагыштырганда районыбыз шәхси ярдәмче хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләр 1 мең 35 башка арткан һәм 8 мең 90га җиткән. Моны район һәм хуҗалык җитәкчелеге тарафыннан даими күрсәтелеп килүче ярдәм (терлек азыгы, савым аппаратлары һәм башкалар) нәтиҗәсе дип тә кабул итәргә кирәк. 2012 елдан башлап муниципаль район...
-
Республика көне: азнакайлылар 3 көн ял итәчәк
Татарстанда 30 август Республика көне уңаеннан бәйрәм көне дип игълан ителде. Шул рәвешле, татарстанлылыр өч көн ял итәчәк: 30, 31 августта һәм 1 сентябрьдә. РФ хезмәт кодексында каралганча, 29 августта - бәйрәм алды көнендә эш вакыты 1 сәгатькә кыскара. http://tatmedia.ru/newssee/7293
-
Азнакайда билбаулы көрәш буенча ирләр һәм хатыннар арасында ТР чемпионаты үткәрелә
Районда физкультура белән шөгыльләнүне арттыру буенча бик күп чаралар уздырыла. Яшьләр спартакиадасы, спорт фестивальләре, ишегалды бәйрәмнәре һәм башкалар традицион рәвештә үткәрелеп килә. Чираттагы спорт бәйрәме 23-25 августта Азнакайның Боз сараенда узачак. Бу көннәрдә монда билбаулы көрәш буенча ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында Татарстан Республикасы чемпионаты үткәрелә. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары -...
-
“Татнефть”нең иң яхшы структур подразделениесе - Азнакайда
Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан, 2012 ел йомгаклары буенча "Татнефть" компаниясе үзенең җиңүчеләрен билгеләде. "Җитештерү төркеменең иң яхшы структур подразделениесе" номинациясендә "Татнефть-АзнакайРемСервис" ҖЧҖ җиңүче дип табылды. "Татнефть"нең Мактау грамотасын коллективка генераль директор Шәфәгать Тәхаветдинов тапшырды. Шул ук көнне узган КРС вахталарының осталык конкурсында "АзнакайРемСервис"ның мастер Рамил Минһаҗев коллективы икенче урынны...