Азнакай эшмәкәрләре гаделсез конкуренция мәсьәләсен тикшерде
Узган атнада район эшмәкәрләре монополиягә каршы Федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Дмитрий Кравченко белән очрашты. Киңәшмә эшендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, район эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангиров катнашты. Дмитрий Романович әлеге идарәнең эшчәнлеге, монополиягә каршы закончалыкларны бозмас өчен кагыйдәләрнең сакланырга тиешлеге һәм аларны бозган очракта нинди...
Узган атнада район эшмәкәрләре монополиягә каршы Федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Дмитрий Кравченко белән очрашты.
Киңәшмә эшендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, район эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангиров катнашты.
Дмитрий Романович әлеге идарәнең эшчәнлеге, монополиягә каршы закончалыкларны бозмас өчен кагыйдәләрнең сакланырга тиешлеге һәм аларны бозган очракта нинди чаралар күрелүе турында сөйләде , эшмәкәрләрнең күпсанлы сорауларына җаваплар бирде.
Очрашудагылар гадел, дөрес булмаган конкуренция, реклама, килешүләр һәм закончалыкларны бозган өчен җәза төрләре турындагы фильмнарны кызыксынып карады. Алар районда электр энергиясе, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен тарифларның югары булуы һәм башка мәсьәләләрдә үзләренең борчуларын белдерделәр.
Очрашу эшлекле сөйләшү, фикер алышу шартларында барды.
Без соцчелтәрдә http://vk.com/aznakayevoonline
Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/ сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев