24 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
Чит илдән эшкә килсәң
Дәүләт хезмәтләре закон буенча административ регламент нигезендә күрсәтелергә тиеш. Россия Федерациясенә виза алу таләп ителмәгән тәртиптә килгән чит ил гражданнарына эшкә рөхсәт алу өчен Федераль миграция хезмәтенә тапшырыла торган документлар исемлеге дә нәкъ шуның нигезендә билгеләнгән. Әлеге исемлеккә түбәндәге документлар керә: -эшкә рөхсәт бирүне сорап язылган гариза; -чит ил гражданинының...
-
Эшчәнлеккә – югары бәя
"Актүбә төзү-монтаж идарәсе" ҖЧҖ җитештерүдә киңкырлы эшчәнлек алып бара. Бер үк вакытта ул "Азнакайнефть" идарәсе карамагындагы нефть-газ чыгару объектларын төзекләндерүдә дә, Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводларын төзүдә дә, Азнакай муниципаль районы үзәгендә һәм Актүбә эшчеләр бистәсендә торак йортлар салуда да катнаша. Шушы көннәрдә коллективның еллык конференциясе булды....
-
Планнар арттырып үтәлде
«Татнефтедор» ҖЧҖ филиалы - Азнакай автомобиль юллары идарәсе (УАД) ел әйләнәсендә 4 район биләмәсенә кергән автомобиль трассаларына хезмәт күрсәтә. Моннан тыш, узган ел ул республиканың 8 муниципаль районында яңа юллар салды, таушалганнарын ремонтлады, алга куелган планнар күпкә арттырып үтәлде. Предприятие җитәкчесе Мират Хаҗиповның идарә профсоюз комитеты конференциясендә ясаган хисабында болар...
-
Дамир Гыйләҗев: «Яхшылык кылырга беркайчан да соң түгел»
Районыбызда 4253 инвалид яши, шуларның 271 е - балалар. Аларга ярдәм күрсәтү йөзеннән шактый чаралар оештырыла. Менә ундүртенче ел рәттән хәйрия марафоны үткәрелде. Аның нәтиҗәләре белән таныштыруны сорап, без район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗевкә мөрәҗәгать иттек. -Хәйрия акциясенә бик күп предприятие, оешмалар кушылды. Беренче тапкыр...
-
Депутатлар кабул итә
29 гыйнварда 17.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлекчәсе башкарма комитеты кабул итү бүлмәсендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) "Бердәм Россия" партиясе рәисе Д.А.Медведевнең ТРда региональ иҗтимагый кабул итү җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Василий Логинов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Рәзиф Галимов халыкны кабул итә. Алдан...
-
Кыскача
"Татнефть-АзнакайРемСервис" ҖЧҖ узган ел нефть һәм газ табу идарәләре заказы буенча 1315 скважинада эш алып барды. Шуларның 650сендә капиталь, 662 сендә агымдагы ремонт эшләре башкарылды. Моннан тыш, 3 скважинада ян кәүсәләр борауланды, катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән башка операцияләр уздырылды. Атна башында узган хезмәт коллективы конференциясендә әлеге һәм башка мәсьәләләр...
-
Cандугач сайрар илем
Узган сишәмбе, чәршәмбе көннәрендә "Азнакайнефть" идарәсенең "Каенкай" балалар сәламәтләндерү лагеренда "Сандугач сайрар илем" фестиваленең финал туры узды. Анда нефть төбәгендәге унбиш районнан җиде яшьтән алып ундүрт яшькә кадәр 79 бала катнашты. Фестивальне Азнакай сәнгать мәктәбенең Наилә Шәрифуллина җитәкчелегендәге "Бәхет" ансамбле ачып җибәрде. Кунакларны Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар...
-
Кайда да беренчеләр
Әйе, әле кайчан гына "Тукай" ҖЧҖдә шаулап-гөрләп республика дәрәҗәсендә семинар-киңәшмә узган иде. "Тын алырга" да өлгермәделәр, тукайлылар районда иң беренчеләрдән булып хуҗалыкларда хисап җыелышларын башлап җибәрде. Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Чубар Абдул авылы мәдәният йорты авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән шыгрым тулы иде. Хуҗалык җитәкчесе Габделәхәт Рәфыйков еллык эшкә йомгак ясап, тирән эчтәлекле...