Азнакаево
  • Рус Тат
  • 25 декабрь 2012 яңалыклары

    • 25 декабрь 2012 - 09:16
      Яшел чыршы, балкып торчы!
      24 декабрьдә Татарстан мәйданында шәһәрнең төп Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды. Бәйрәмгә килгән азнакайлыларны куян, төлке, аю һәм башка әкият геройлары каршы алды. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм - «Азнакайнефть» идарәсе начальнигы урынбасары Расих Фәйзуллин (үзәк чыршы мәйданы аларга беркетелгән иде) халыкка котлауларын юллады. Малайлар, кызлар һәм аларның...
    • 25 декабрь 2012 - 09:15
      Яңа елны бизәлеп каршылыйбыз
      Ел саен районыбызда иң яхшы Яңа ел бизәләшенә конкурс үткәрелә. Быел предприятиеләр арасында беренче урынны "Азнакайнефть" идарәсе (җитәкчесе - Р.Галимов) яулады. Икенче урында - ПМК-Мелиорация (М.Сәмигуллин), өченче урында - Азнакай бораулау эшләре предприятиесе (О.Старов). Торак милекчеләре ширкәтләреннән "Квартал-28" (Г.Әгълиева) - беренче, "Восход" (М.Зиякаев) - икенче, "Универсал" (Э.Алчина) өченче урынга лаек...
    • 25 декабрь 2012 - 09:14
      Без – икенче урында
      19 декабрьдә ТРның Мамадыш муниципаль районы җирлегендә Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм мәшгульлек министрлыгына караган ведомстволар җитәкчеләре белән агымдагы эшчәнлек мәсьәләләренә багышланган күчмә йомгаклау утырышы узды. Анда "2012 елның иң яхшы мәшгульлек үзәге" бәйгесенә дә йомгак ясалып, җиңүчеләр билгеләнде. "Азнакай районы мәшгульлек үзәге" ДКУ "Мәшгульлек үзәкләре (шәһәрнекеләр)" номинациясендә Кубокка...
    • 25 декабрь 2012 - 09:13
      Кырык ел сәхнәдә
      Азнакай район-шәһәр мәдәният йортының район, республикада гына түгел, чит төбәкләрдә дә исеме яхшы таныш тынлы оркестры күптән түгел үзенең 40 еллык юбилеен билгеләп үтте. ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Иван Сергеев җитәкләгән коллектив шушы дәвер эчендә ниди генә мәртәбәле сәхнәләрдә чыгыш ясамаган да, ниниди генә уңышлар яуламаган! Халык оркестры бик күп...
    • 25 декабрь 2012 - 07:06
      Кеше язмышы алар аша уза
      Россиядә ЗАГС хезмәте оешуга 95 ел тулуны Азнакай ЗАГС бүлеге тантаналы төстә билгеләп үтте. Аларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләде, гаять күләмле эш башкаруларын билгеләп үтте һәм уңышлар теләде. Туганнан алып, соңгы юлга озатканчы, кеше язмышы әлеге хезмәт аша уза. Бүгенге көндә Азнакай ЗАГС бүлеге белән Элфинур Хәйретдинова җитәкчелек итә....
    • 25 декабрь 2012 - 07:04
      Кыскача
      Бүген башкалабыз Казанда узган Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының VII съездында Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге 30 кешелек делегация катнашты. Муниципаль берәмлекләрдән килгән делегатлар алдында Азнакай район Советы депутаты, ТР муниципаль берәмлекләр Советы президиумы әгъзасы, Актүбә вәкаләтле органы башлыгы Роза Галееваның чыгыш ясавы да безнең район өчен зур...
    Реклама